Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Татар Кандызы авылы башлыгы Хәнсевәрнекеннән көнләшә?

Авыл җирлекләрендә, барлык оешмаларда 2019 ел нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар билгеләү буенча халык җыеннары үтә. Шундый җыен Татар Кандызы авылында да булды.

Авыл җирлеге башлыгы Мәхмүт Насыбуллин эшләнгән эшләргә отчет тотты, алда торган бурычларны халыкка җиткерде.

Татар Кандызы авыл җирлегендә бүгенге көндә 372 хуҗалык бар, 810 кеше яши. Узган елны дүрт бала туган, 18 кеше үлгән. Авылда 350 кеше эшкә яраклы яшьтә, шуларның алтмыш җидесе авыл хуҗалыгында, алтмышы бюджет өлкәсендә, калганнары башка өлкәләрдә эшли. Кандызда җиде крестьян-фермерлык хуҗалыгы бар.

Узган елда шәхси хуҗалыкларда 855 тонна сөт, 140 тонна ит җитештерелгән. Авыл хуҗалыгында җитештерелгән продукция һәр атнаны районда үткәрелә торган ярминкәләрдә сатылган.

Мәхмүт Насыбуллин үзенең чыгышында үзара салым акчаларының нинди эшләргә тотылуын җентекләп сөйләп, аңлатып, елдагыча фотоотчёт ярдәмендә халыкка күрсәтте. 2020 нче елда үзара салым акчалары авылның Кызыл чишмә территориясен төзекләндерүгә тотылачак. Авыл җирлеге башлыгы сүзләренчә, эш эшләнүен, матур тормышны һәм авыл территориясен төзекләндерүне кемнәндер генә көтеп утыру дөрес түгел.

– Хөрмәтле авылдашлар! Ел дәвамында күпме өмәләр үтә, аларның барысында да шул бер үк бюджет оешмалары эшчеләре чыгып эшлиләр. Аларга рәхмәт, – диде ул. – Ник монда яшәүчеләр үз теләкләре белән бу эшкә кушылмыйлар, югыйсә, шунда яшибез бит барыбыз да. Тагын бер генә мисал китерәсем килә, ни өчен башка авылларда, мәсәлән, Хәнсевәрдә, читтә яшәгән авылдашлар кайтып өмәләр ясарга ярдәм итәләр? Ник безнекеләр кайтмый? Шул ук зиратларда өмәләр оештырган көнне һичьюгы. Күбесе авылда яшәмәсәләр дә, аларның якыннары шул зиратка күмелгән ләбаса. Дөресен генә әйткәндә, кайчан мин Хәнсевәр авыл җирлеге башлыгыннан көнләшеп тә куям. Анда читтәге авылдашлары үзләре оештыра, үзләре эшли. Узган җәйдә читтә яшәүче 50-60 авылдашлары зур өмә ясадылар. Ә безнекеләр кая? Чакырсак та килүче юк. Аңлагыз, барыбыз да шушы җирдән чыккан, авылны яшәтергә кирәк.

Авыл җирлеге башлыгы чыгышыннан соң, мәктәп директоры Илшат Хәлиуллин һәм төрле хезмәт вәкилләре чыгыш ясады. Район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин районда барган төзекләндерү эшләре, дәүләт программалары хакында бәян итте. Шулай ук 2020 нче елның истәлекле вакыйгаларга бай булачагын әйтте: 13 сентябрьдә сайлаулар, 1-31 нче октябрьдә халык санын алу, юбилей даталары белән бәйле чаралар булачак.

Шунысын да әйтергә кирәктер, быелгы җыелыш башка елларга караганда тыныч һәм дустанә мөнәсәбәттә үтте. Халыкны борчыган иске электр баганалары, аварга торган берничә агачны кисү мәсьәләсе, хуҗасыз этләр һәм җәй көне кайберәүләрнең үзәгенә үткән умарта кортлары проблемасы урында ук хәл ителде.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев