Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Ташлы авылында ветераннар “Җитез орчык” чарасында катнашты һәм хатирәләрен яңартты

Заманалар үзгәргән саен кешеләрнең кызыксынулары, тормыш кыйммәтләре дә үзгәрә. Моннан берничә дистә еллар элек һәр йортта йон эшкәртү, эрләү, бәйләү кебек кул эшләрен һәр хуҗабикә оста башкарган. Бүгенге көндә кулдан йон эшкәртү, оекбаш-бияләйләр бәйләү, киез басу кебек эшләр өлкәннәр үрнәгендә генә кала бара. Шушы көннәрдә Ташлы авылында “Җитез орчык” дип исемләнгән чара үтте һәм әлеге борынгы хезмәтнең нечкәлекләрен искә төшерде.

Ташлы авылында узган фольклор чара республикада быел игълан ителгән милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында үткәрелде.

– Әбиләр яратып, зур осталык белән башкарган эшләрне бүгенге көндә без онытып барабыз. Шуларның берсе – йон җегерләү (эрләү). Менә шуңа багышладык без бүгенге "Җитез орчык" дигән фольклор кичәбезне, – дип сөйләде чараны оештыручы Гөлнур Шәрифуллина. – Анда катнашкан апалар, әбиләр бу эшләрнең бөтен нечкәлекләрен беләләр. Сарык йонын яздык, җегерләдек, орчыктан катып йомгакка урадык, җылы оекбаш бәйләп карадык. Бу эшләр матур җырлар, истәлекләр белән үрелеп барды.

Чарада катнашкан иң өлкән кеше – Разия Вафина. Ул 1939 елда Ташлы авылында туган. Әтисе 1941 елда иң олы улы Шәмселбаян белән сугышка чыгып киткән, икесенең берсе дә әйләнеп кайтмый... Дүрт бала әниләрен кочаклап ятим калалар. Сугыш чорының бөтен авырлыгын күреп үсәләр. Разия апа җиде яшендә авылдагы мәктәпкә укырга керә, бишенче сыйныфка күрше Акбаш авылына бара һәм шунда җиденчене тәмамлый. Авыр булса да, тормыш дәвам итә. Вакыты җиткәч Разия апа гаилә корып, балалар тәрбияләп үстерә. Кечкенәдән үк кул эшләрен яратып эшли. Гомере буе оекбаш- бияләйләр бәйли. Ташлы авылында совхоз фермасында хезмәт куя, илле биш ел хезмәт стажы бар.

–Тормышта сынаулар күп булса да, мәдәни чараларда катнаша килдем, – дип сөйләде ветеран үзе дә. – Мәктәп елларыннан башлап бүгенге көнгә кадәр клуб һәм китапханә үткәргән чараларда актив катнашам, үзешчән спектакльләрдә, бирсәләр, төп рольләрне башкара алам. Хәзер тормыш бик рәхәт, аллага шөкер, безнең буын күргәнне башкалар күрмәсен, ил-көннәр тыныч, күкләр аяз булсын.

Шулай ук балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән Гөлсинә Әхмәтшинаның да гомер юлы кул эшләрен эшләп үткән.

– Мин 1940 елның 22 декабренда шушы Ташлы авылында, гади колхозчылар гаиләсендә дөньяга килгәнмен. Сугыш елларында әти 5 ел буе үпкә авыруы белән чирләп, 1946 елда үлеп китте. Биш бала әни белән ятим торып калдык. Ул еллардагы тормышны бер сүзгә сыйдырып була – “ачлык”, – дип үзе турында бәян итте Гөлсинә Әхмәтшина. – Әни эшкә киткәнче, кемнән дә булса ике бәрәңге алып кайтып көлгә күмә: берсе – чирле әтигә, берсе – 1944 елда туган сеңлемнең имезлегенә салырга. Мин көзге кырпак кардан яланаяк йөгереп күрше Гатият бабай белән Зөләйха әбинең ишек төбенә кереп басам, алар чәй эчергә утыргач, миңа бер телем ипи бирәләр. Әзрәк үсә төшкәч, тамак туйдырыр өчен күршеләргә бала караштым, вак-төяк эшләрдә булыштым. Биш яшьтән үлән җыя башлаганымны ачык хәтерлим, өч чакрымдагы урманга барып төенчек белән юа җыеп кайтабыз, кар базына куеп саклыйбыз. Аннан китә: ачы какы, төче какы, сарана, ат кузгалагы, чөгендер яфрагы, балтырган, кымызлык, кузгалак черек бәрәңгене җыябыз. Яшеренеп кенә урман кырыннан барып басудан башак җыеп кайтабыз да, учактагы күмердә кылчыгын яндырып бөртеген ашыйбыз.

Мәктәпкә 1949 елда, соңга калып кына бардым, чөнки кием булмады. Заманалар ничек кенә авыр булмасын, кулдан эш төшмәде. Бәйләдек, чиктек, эрләдек... Бүген шундый матур чара оештырулары өчен дә рәхмәт. Кул эшләрен искә төшердек, аралашып, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Яшьләр дә шул эшләрне белеп үссеннәр иде.

Фото: Гөлнур Шәрифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев