Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Су белән тәэмин итү эше җайга салына

Шәһәрне су белән тәэмин итү мәсьәләсе бүгенге көндә иң актуаль тема булып тора. Хәлне яхшырту өчен нинди эшләр алып барылуын белү максатыннан, хәбәрчебез Миңнегол су саклагычы территориясендә булып, “Водоканал” предприятиесе җитәкчесе Айнур Гыймаев белән очрашты.

Айнур Гыймаев сүзләренә караганда, бүгенге көндә Уфа предприятиесе белгечләре ярдәме белән 37нче скважинаны «реанимацияләү» буенча эш алып барыла.

– Бу скважинада эшләр пневмоимпульс бирү ысулы белән башкарыла. Идарә итү шкафлары булган яңа насос җиһазлары урнаштырылды, – дип сөйләде ул. – Бу скважинада чыгарыла торган су күләме җитештерү егәрлегеннән югарырак, сәгатенә 65 кубометр су чыгарыла.

Айнур Гыймаев әйтүенчә, бу скважина, су дебиты булмау сәбәпле, 2015 елдан бирле консервациядә булган. Ягъни су чыгару тулысынча югалтылган булган. Шулай ук пневмоимпульс белән эшкәртеп, 78, 80 нче скважиналар торгызылган. Хәзерге вакытта анда да насос җиһазлары колоннасын төшерү эшләре бара.

– Бу атна ахырына һәм киләсе атна башына без барлык тугыз скважинаны да торгызырбыз, дип өметләнәм. Су белән тәэмин итүдәге проблема бүген дә һәрвакыт контрольдә, – диде Айнур Гыймаев. – Барлык биеклекләр дә штат режимында эшли. Резервуарларда су бар. Бишенче чишмәдә ике насос агрегаты һәм резервта булган өстәмә бер скважина эшли.

Инде элек хәбәр итүебезчә, шәһәрдә су китерү оештырылган һәм ул бүгенге көнгә кадәр башкарыла. Бу эшкә алты автотранспорт чарасы җәлеп ителгән. Шулай ук Васькино Туйралы авылында да су китерү оештырылган. Анда да су белән тәэмин итү проблемасы бар иде. “Водоканал” предприятиесе җитәкчесе сүзләренә караганда, шәһәр, Васькино Туйралы, Миңнегол һәм Шәмай авылларын су белән тулысынча тәэмин итү өчен тәүлегенә 6400 кубометр су чыгару кирәк. Скважиналарда проблемалар килеп чыкканчы, тәүлегенә чыгарыла торган су күләме җитәрлек иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ