Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Шәһәрне кардан арындыру җиңел түгел

Декабрь аеның соңгы көннәрендә күпләп кар яуды. Буранлап-буранлап яуган кар шәһәр урамнарын, автомобиль юлларын капларга өлгерде. Шунлыктан, бу көннәрдә шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе хезмәткәрләренә башка оешмалар да ярдәмгә килде.

Соңгы көннәрдә карның күпләп явуы машина йөртүчеләргә дә, җәяүле кешеләргә дә кыенлыклар тудырды. Тротуарлар кар белән тулы булганлыктан, кайбер үзәк урамнарда җәяүлеләр хәтта машина юлыннан йөрергә мәҗбүр булды. Шунлыктан, иртәдән кичкә кадәр эшләгән авыр техника һәм гади кул көче белән эш башкаручылар, беренче чиратта, тротуарларны, җәяүлеләр кичүләрен, автобус тукталышларын һәм социаль объект тирәләрен чистарта.

Урамнарны кардан арындырганда, юлларны ябып торуны машина йөртүчеләр аңлап кабул итә. Чөнки чистартылмаган юлларда көтелмәгән хәлләр килеп чыгуы ихтимал.

– Мин, машина йөртүче буларак, юлларны чистартуларына бик сөенәм, – ди ун ел машина йөртү стажы булган Әнүзә Гәрәева. – Буранлы көннәрдә бик авыр булды. Вакытында чистартып торучыларга рәхмәт. Менә бүген дә шәһәр буйлап һәр урамда диярлек авыр техника эшли.

Кар төягән авыр йөк машиналары бер-бер артлы махсус полигонга кар ташый. Алар арасында озак еллар КамАЗ йөртүчесе булып эшләгән Николай Ильичев та бар.

– Безнең эш көне иртәнге биштә башлана, – ди ул. – Кар чыгару буенча эшнең кайчан бетәчәге билгеле түгел, чөнки кар бик күп.

– Хәзерге вакытты 12 берәмлек техника эшли. Шуларның өчесе – тротуарлар чистартуда, калганнары – юлларда, – дип аңлатты шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсенең баш инженеры Марсель Даутов.  – Бүгенге көндә барлык техника җәлеп ителде. Карны махсус полигонга чыгарабыз. Сезон башланганнан бирле, өч меңнән артык кубометр кар чыгарылды инде. Көненә 210-220 кубометр кар чыгару эшен оештырабыз. Шәһәр халкы күрә, белә – кар чыгарганда кайбер урамнарда хәрәкәтне чиклибез. Безне дә аңласыннар иде. Мәсәлән, кичә кич кайсы урамнарда кар чыгарылачагын хәбәр иткән идек. Тик бер йортта яшәүчеләр машиналарын алып куймаган. Бу очракта без полициягә, юл-патруль хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев