Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Шәфкать туташы Айназ Зарипова: “Һәр операциянең уңышлы төгәлләнүен телим”

12 май – шәфкать туташлары көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге һөнәр ияләренә атап җырлар, әсәрләр, шигырьләр иҗат ителү бер дә гаҗәп түгел. Минем апам да озак еллар Баулы үзәк хастаханәсендә хирургия бүлегендә операция ясау бүлекчәсендә шәфкать туташы булып эшли.

Минем апам – Айназ Зарипова Исергәп авылында Сырдарья һәм Камил Шәмсуаровлар гаиләсендә икенче бала булып туган. Ул кечкенәдән үк ярдәмчел, җитез һәм уңган булган. Сигез балалы гаиләдә тугангамы, ул һәрвакыт башкаларны кайгыртырга тырыша. Аның шундый күркәм сыйфатлары, аны медицина юнәлешен сайларга этәрә дә инде. Ул өлкән апабыз Айгөл үрнәгендә Октябрский шәһәренең медицина училищесын тәмамлый. 1992 елда медучилищены тәмамлап, Баулы үзәк хастаханәсенә кайта. Беренче көнне үк хирургия бүлегенә шәфкать туташы булып эшкә урнаша ул. Быел Айназ апаның хирургия бүлегендә эшли башлавына утыз ел була. Ул һәрвакыт үзенең бергә эшләгән хезмәттәшләрен хөрмәт итә. Менә ул алар хакында ничек итеп миңа сөйләде:

– Тату, зур, бер-берсенә һәм авыруларга ярдәм итәргә ашкынып торган коллективта шулай озак еллар эшләвем белән мин бәхетле. Эшли башлаган елларда хирургия бүлеген Татарстанның атказанган хирургы Исхак Шагали улы Исмәгыйлов җитәкли иде. Ул үзенең белемле, сабыр, тыныч, авыруларга игътибарлы булуы белән дә зур хөрмәткә лаек кеше. Кеше гомерләре өчен көнен дә, төнен дә кызганмый иде. Шулай ук табиб хирург Валерий Николаевич Носачны районда белмәгән кеше юктыр. Хирургия бүлегендә эшләү дәверендә Минхәт Рәфкать улы Сафаров турында да әйтми китә алмыйм. Кызганыч, вакытсыз безнең арадан китте. Әле тагын күпме гомерләрне саклап кала алган булыр иде ул.

Айназ Зарипова сүзләренчә, үзәк хастаханәдә эшләүче табиблар – ул бер гаилә кебек. Кайсы табиб белән операциягә әзерләнсә дә, аларның кулында кеше гомерләре. Хирургия бүлеге шәфкать туташы – ул табиб хирургның – уң кулы. Баш табиб урынбасары, табиб-уролог Евгений Сергеев, хирургия бүлеге мөдире табиб-хирург Гарахан Аджалов, Отамурад Холмуратов, Давлатер Гуломов, Рашит Фәйзиев, озак еллар отоларинголог булып эшләүче табиб Гөлнара Леонтьева, табиб- гинекологлар – Татьяна Павлова һәм Әлфия Макаримова, анестизиолог Булат Әхмәдъянов, травмотолог Олег Назаров– һәрберсе үз эшләренең осталары.

– Безнең бүлектә төрле операцияләр үтә – гинекология, урология, травмотология, лор – авырулары буенча, бала табу бүлеге һәм башкалар. Өч дистә ел эшләү дәверендә һәр табибның холкын, аларны хәтта күз карашларыннан да аңлый башлыйсың, – ди ул. – Шул еллар эчендә күпме пациентлар безнең куллар аша үткән. Гади генә булып тоелган операциядә дә көтелмәгән катлаулы хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Төрле хәлләр булды, бер- икесен генә булса да сөйләп китәм. Бала табу бүлегеннән дүртенче сабыен табарга әзерләнгән бер хатынны тиз генә операциягә әзерләргә туры килде. Үзе табигый юл белән бала табарга тиешле ханымның хәле кинәт авыраеп киткән иде. Бары тик кесарев кисеме белән таптыру баланы да, әни кешенең дә гомерен саклап калачагы билгеле булды. Мин үзем дә күп балалы гаиләдән. Әнисез калган балаларын уйласаң да, йөрәк әрнешеп куярлык. Бу юлы операция аеруча бик катлаулы булды, шулай да уңышлы төгәлләнде. Шул мизгелләрдә сөенгәннәремне белсәгез!

Айназ Камил кызы сүзләренчә, тагын бик авыр минутлар була – ул үз туганың яки әти-әниеңнең операция өстәлендә күрү.

– Шул мизгелләрдәге хәлне бер сүз белән дә аңлатып булмый, – ди ул.– Үземнең әтиемә дә 2006 елда операция вакытында катнаштым. Наркоз бирелде, операция уңышлы гына барган вакытында әтинең йөрәге тибүдән туктады. Табибларның белеме, тизлеге ярдәме белән әтинең йөрәк эшчәнлеге кире кайтты. Миңа шәфкать туташы буларак, паникага бирелергә ярамый, эшне дәвам итәргә һәм Аллаһы Тәгаләдән әтиемә гомер бирүен сораудан башка чарам юк иде. Табибларның операцияне тәмамлап, бар да уңышлы дигән сүзләрен ишетү – зур бәхет булды. Нинди генә хәлләр кичермәдек, иң авыры – кеше гомере өзелгәнен күрү, коткара алмау, чарасыз калу. Кызганыч, табиблар да кулларыннан килгәннең барсын да эшләгән очракта да төрле хәлләр булырга мөмкин. Аларның барысын да язып та, сөйләп тә бетереп булмый.

Халыкара шәфкать туташлары көне уңаеннан Айназ Зарипова барлык хезмәттәшләренә һәм шул өлкәдә эшләүче туганнарына котлау сүзләрен җиткерде.

– Безнең гаиләдән генә дә дүртебез шәфкать туташы һөнәрен сайлаган, – ди ул. – Шулай ук киленебез дә шушы һөнәр иясе. Бүгенге көндә бик сөенәбез, бер энебез Чебоксар медуниверситетында өченче курста табиблыкка укый. Сеңлемнең һәм энемнең кызлары быел медицина буенча укырга керергә җыеналар. Мин барлык һөнәрдәшләремне чын күңелдән котлыйм. Бер кеше дә авырмасын иде.

Фото: шәхси архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев