Шалтылар да җыелышып алды
Шалты авыл җирлегендә халык җыены алдыннан район башлыгы Рамил Гатиятуллин, гадәттәгечә, авылның берничә мөһим объектларын карап чыкты. Алар арасында мәктәп, фельдшерлык пункты, почта бүлеге, мәчет һәм ике шәхси ярдәмче хуҗалык бар иде.
Авыл мәктәбе бинасы зур, якты һәм яхшы җиһазландырылган мәктәпләрнең берсе. Әмма балалар аз. 12 укытучыга 24 бала туры килә. Быел беренче сыйныфка өч бала укырга килгән, ике укучы мәктәпне тәмамлаячак. Шул ук бинада урнашкан балалар бакчасына да нибары ике бала йөри. Заманында нинди шаулап-гөрләп торган авыл шулай күз алдында юкка чыгып барыр дип кем уйлаган? Район башлыгы Рамил Гатиятуллин да бу хәлгә борчылып, авыл башлыгы Зәйрулла Фәтхуллиннан:
– Әллә соң күрше Габдрахман авылыннан балаларны Шалты мәктәбенә һәм балалар бакчасына чакырып карыйбызмы, – дип сорады. – Йөртер өчен транспорт та таба алыр идек мөгаен.
Бу турыда һәм җыенда күтәрелгән башка мәсьәләләр хакында “Хезмәткә дан” газетасыннан укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев