Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Шалты авылы укучылары туган телгә мәхәббәтне шигырьләр аша белдерә

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Баулы районында төрле әдәби-мәдәни чаралар үтә. Шалты авылы клубына да шигырь укырга, сөйләргә яратучы укучылар җыелды.

“Без ел әйләнәсе бик күп эшләр эшлибез, – дип сөйләде безгә озак еллар укытучы булып эшләүче Наҗия Гыйльфанова. – Без – мәктәп, китапханә, клуб – барыбыз бергә берләшеп эшлибез. Авыл җирендә кеше күп түгел, дөресен генә әйтсәк, барлык чараларга да бер үк кешеләр, бер үк балалар йөри. Бүген без,  Туган телләр елына багышлап, һәрберебез үзебезнең күңелләргә хуш килгән шигырьләрне укыдык”.

“Туган телебезнең бар матурлыгы шигырьләрдә чагыла бит, – дип сөйләде безгә клуб директоры Гөлназ Вахитова. – Бүген балалар өчен оештырылган кичәдә алар бик теләп катнаштылар”.

Милли киемнәр кигән кызлар, түбәтәйле малайлар кичәдә Габдулла Тукай, якташыбыз Фәнис Яруллинның шигырьләренә өстенлек бирделәр.

Индира Сәйфуллина

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев