Савым арткан
Җәйнең нәкъ кыл уртасы – шәхси хуҗалыкларда сөт җитештерүнең иң арткан вакыты. Алар үзләреннән арткан сөтне Баулы сөт заводына тапшыра.
Мәсәлән, Салих авыл җирлеге башлыгы Заһид Галләметдинов сүзләренчә, Салих авылыннан 18 шәхси хуҗалык сөтнең бер литрын 15 сум белән даими рәвештә тапшырып бара. Көн саен 700 литр тирәсе сөт Баулы сөт заводына китерелә.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев