Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Шалтыда СССР кызлары хәтер яңарткан

Бүген Яңа Шалты авылының җирле «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы ханымнары «Без СССР кызлары» дип исемләнгән күңелле кичә үткәгәннәр. Чара язның беренче матур бәйрәме – 8 март уңаеннан оештырылган.

 – Әлбәттә, без иң беренче мәктәп еллары- октябрят, пионер, комсомол сафларын искә төшердек, – дип сөйләде чараны оештыручы Наҗия Гыйльфанова. – Пионер законнарын да, герой- пионерларны да беләбез икән, алар безнең күңелләргә, хәтергә уелеп калган. Ә инде ул чордагы җырларны зур энтузиазм белэн дәртләнеп башкардык.

Наҗия Гыйльфанова сүзләренчә, мәктәптә укыган еллардагы макулатура җыюлар, чөгендер басуларында өлкәннәргә булышу, фермаларга эшкә җәлеп ителү һәм башка шундый балачак вакыйгаларын искә төшергәннәр, сагынып сөйләгәннәр.

– Ул гынамы соң, җәйге чорда көненә унар тапкыр су кереп, марля белән балык сөзүләр, кышын пальто чабулары, бияләйләр туңганчы, киемнәр бозланып катканчы тышта уйнауларны онытырлыкмы? Истәлекләрнең иге-чиге юк, – ди Наҗия апа.

– Шундый матур чара булды, оештыручыларга, уйлап табучыга рәхмәт, – ди Фәүзия Канипова. – Мәктәп чорында уйнаган борынгы уеннарны да искә төшердек.

– Бик күп матур хатирәләр искә төште. Чынлап та, балачакка кайткан кебек булдык. Җырларны җырлый башлагач, туктап булмый, барыбыз да ул чорларның җырдагы сүзләрен беләбез икән, – ди Гөлйөзем Канипова. – Пионер, комсомол җырлары... барысы да хәтердә. 

Кичә тәмле күчтәнәчләр белән кайнар чәй табыны янында дәвам иткән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев