Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Шалтыда сайлауларның өченче көне үтә

Районнан иң ерак урнашкан Шалты авылы- 1049 нче санлы сайлау участогы. Ил башлыгын сайлау көннәре биредә тыныч кына үтә.

Бүген Шалты авылы мәдәният йорты каршында Масленица – Май чабу бәйрәмен дә оештырганнар. Президент сайлауларының өченче көне булуга карамастан, бүген халык аеруча актив.

– Шалты авылының сайлау участогында барлыгы 273 кеше тавыш бирергә тиеш, шуларның 257се үз тавышын бирде, – дип хәбәр итте сайлау участогы рәисе Ринат Канипов. – Бу көннәрдә 51 кешене өйләренә барып сайлаттык. Шулай итеп, безнең сайлау участогында әлеге минутларга 94% кеше үз тавышын бирде. Авыл халкы сайлауларга бик җаваплы карый бит. 

Быел Шалтыда да беренче тапкыр сайлауларга килүче яшьләр булган. Алар арасында Элиза Кашапова да бар. Бу хакта аның әнисе Ләләгөл Кашапова сөйләде. 

– Без зур гаиләбез белән җыелып сайлауга бардык. Биш кеше бардык, өчебез тавыш бирү яшендә, – дип сөйләде тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен укытучы Ләләгөл Кашапова. – Кызыбыз Элиза беренче тапкыр тавыш бирүдә катнашты.

Ләләгөл апа үзенең дә беренче тапкыр тавыш биргән көнен исенә төшерде. 

– Беренче тапкыр сайлауларда мин Бугурусланда укыганда катнаштым, – ди ул. – Бу көн минем өчен бик җаваплы булып истә калган. Сайлау – ул безнең гражданлык хокукыбыз. Сайлауларда катнашкач, үзеңнең дә ил язмышы хәл ителгәндә кечкенә генә өлешеңне керткән кебек хис уяна күңелдә. Балаларда да бездән күреп җаваплылык тәрбияләнә дип уйлыйм.

– Без сайлауларда һәрвакыт тавыш бирәбез, – ди гомере буе укытучы булып эшләгән, бүгенге көндә авылда җирле “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасын җитәкләүче Наҗия Гыйльфанова. – Ничек инде сайлауга бармыйсың ди. Ул бит безнең илгә, Ватаныбызга булган тугърылыкны алга куя. Сайлауларга барырга, тавыш бирергә кирәк. Чөнки ил язмышы – халык кулында. Балаларыбыз, оныкларыбыз тыныч, мул илдә яшәсен дип телим.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев