Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Салих авылында яшәүче Кадыровлар: “Гаилә матур булсын дисәң, сабыр булырга кирәк”

Тату, матур тормыш кичергән гаилә парлары бик күп. 8 июль – гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан без Салих авылында гомер кичерүче Әнисә һәм Мәдхәт Кадыровлар гаиләсендә кунакта булдык. 52 ел бергә яшәп, алар яшьләргә матур үрнәк.

Әнисә апа һәм Мәдхәт абый бер- берсен ярты караштан да аңлыйлар. Алар яшьлектә яратышып кавышканнар.

“Әнисә китапханәгә эшкә килгән иде, мин аңа бер күрүдә гашыйк булдым да куйдым, – ди Мәдхәт абый. – Ул Яңа Чүте кызы. Бездә элегрәк вакытларда шулай эшкә килгән, кунакка кайткан кызлар тормышка чыгып калалар иде”.

Гаилә корып, йортларын да үз куллары белән салганнар алар. Бер- бер артлы өч балалары тормышларына ямь биргән. Гаилә башлыгы да, Әнисә апа да бәхет өчен сабыр, бердәм булырга кирәк диләр.

“Без 52 ел бергә. Аңлашып тормыш итәр өчен, сабыр булырга кирәк инде, – ди Әнисә апа. – Мәхәббәт тә булырга тиеш. Ансыз булмый. Әле без өлкән яшьтә. Беренче урында сәламәт булсак иде, балалар исән-сау булсыннар иде дип телим. Хатын-кыз тормышка чыккач, ирен хөрмәт итәргә тиеш. Ир кеше дә чын гаилә башлыгы, яклаучы, саклаучы, табыш китереп, гаиләне муллыкта яшәтергә омтылырга тиеш. Аннары шул хатыны хөрмәт иткән ир – балаларына әти, авторитет була. Безне кечкенәдән үк, “әтиең ни әйтер?” дигән сүзләрне сеңдереп үстерделәр. Мин үзем дә шул сүзләр белән балаларны тәрбияләргә тырыштым”.

Гаилә, тугрылык турында озак итеп сөйләргә риза булсалар да, мәхәббәт сүзен ишетеп, икесе дә тыйнак кына елмаеп куйдылар. Ярты гасырдан артык мәхәббәттә аңлашып яшәгән пар сүзсез генә фотоальбомны кулына алды. Кунакка гына кайтып йөргән оныклары, балалары турында сөйләшә-сөйләшә Әнисә апа гаилә яратып ашый торган кыстыбыйны пешерде.

Кадыйровлар фикеренчә, бәхетле булу өчен тынычлык, сәламәтлек, балалар уңышы һәм тугры мәхәббәт кирәк.

Кадыйровлар гаиләсе турында Баулы телевидениесенең “Хәбәрләр” чыгарылышында тулырак карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ