Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Республикакүләм ифтарда баулылар да катнашты

Бүген Казан шәһәрендә республикакүләм ифтар узды. Анда баулылар да катнашты.

-Ифтар мәҗлесе Республика президенты Рөстәм Миннехановның бүген Казанда булган фаҗига буенча кайгы уртаклашуыннан башланып китте. Аннары коръән укып, мәрхүмнәребез рухына догалар кылынды.

Баулы районы имам мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов сүзләренчә, республикакүләм ифтарда бик күп төбәкләрдән мөфтиләр җыелган. Алар да бу фаҗигага карата үз фикерләрен әйтеп, кайгы уртаклашкан. Яшьләр белән дөрес юнәлештә, хак дин белән эш алып барырга кирәклеге ассызыкланган, үз фикерләрен җиткергәннәр.

–Вәгазьләр тәмам булганнан соң, республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллингша ияреп, ахшам намазы укылды. Намаздан соң авыз ачтык.

 

Баулы мөхтәсибәте фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ