Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Редакция хезмәткәрләре өмә дә ясады, Карга боткасы да пешерде

“Баулы-информ” хезмәткәрләре редакция бинасында зур өмә оештырдылар һәм шуның белән гомумшәһәр өмәсенә кушылдылар. Бүген шәһәр һәм район территориясендә санитар-экологик ике айлык кысаларында өмәләр гөрли.

Редакция хезмәткәрләре, журналистлар – иҗади кешеләр. Алар һәр эшне күтәренке күңел белән, дус һәм тату башкаралар. Бүген дә искәрмә түгел, җыештыру һәм юу эшләре белән беррәттән, язгы Карга боткасы да пешерделәр.


– Бездә, редакциядә шундый традиция яши: коллективыбыз белән ел саен яз көне Карга боткасы пешерәбез. Гадәттә, без аны 21 мартта пешерә идек, быел Рамазан ае туры килде. Бераз соңрак вакытка күчердек. Тагын да күңеллерәк булды быел, чөнки өмә белән берләштердек, – дип сөйләде газетада озак еллар верстальщик булып эшләүче Гөлшат Шәрипова. – Барлык хезмәткәрләр иртән төрле ярмалар, төрледән-төрле ит алып килделәр. Төрле ярмалар белән әзерләнгән ботка аеруча тәмле була. Бу безнең халыкның шундый борынгы йоласы.


– Коллектив артык зур түгел, без бер гаилә кебек дус, – ди “Баулы- информ”ның абунә менеджеры Гөлнара Нәбиуллина. – Мондый чаралар безне якынайта һәм берләштерә. Бүген зур өмә дә үткәрдек, бүлмәләрне юып- җыештырып чыгарганчы, боткабыз да пеште.


– Редакция ул шундый урын: безгә ел әйләнәсе кунаклар, район халкы килә. Без һәр кеше өчен ачык. Шуңа күрә безнең бина һәрвакыт чиста, матур, җыйнак булырга тиеш, – ди җитәкченең телевидение буенча урынбасары Айгөл Идиятуллина. – Моннан тыш, без гомумшәһәр өмәләрендә катнашабыз, зиратларны һәм Баулы елгасын җыештыруга барабыз. Коллектив кечкенә, әмма һәр җиргә өлгерәбез.


– Эш урыннарыбызны, тәрәзәләрне югач, тәртипкә китергәч, начар энергияләрдән арынган кебек булдык. Хәтта тәрәзәләр көлеп тора кебек, кәефләр күтәрелде. Ә инде безнең редакция кызлары пешерә торган Карга боткасы, һәр елдагыча, телең йотарлык булды, – ди җитәкченең “Хезмәткә дан” газетасы буенча урынбасары Ләйсән Сәетгәрәева. 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев