Баулыда район ифтар мәҗлесе үтте
Баулыда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында районкүләм ифтар үтте.
Ифтар мәҗлесе “Өмет” мәчетендә оештырылды.
– Без бу изге айны көтеп алабыз, – дип сөйләде “Баулы-информ”га ифтар табынын әзерләшүче Альбина абыстай Хәмитова. – Бүген без 150 кешелек табын әзерләдек. Шулпа, пылау әзерләдек. Табыннарыбыз мул, Аллаһка шөкер.
Ифтар мәҗлесенә килүчеләр коръән аятьләре, вәгазьләр дә тыңлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев