Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Районда малларны кышлатырга узган елгы азык запасы ярдәм итәчәк

Баулы районында кышкылык мал азыгы запасы әзерләү эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә бер шартлы мал башына 12 центнердан артык азык берәмлеге әзерләнгән.

Авыл хуҗалыгы белгечләре мәгьлүматларына караганда, кышны чыгар өчен бер шартлы мал башына норма буенча утыз центнердан артык  азык әзерләргә кирәк.

– Күпъеллык үләннәрнең алты меңнән артык гектары чабылган, – дип сөйләде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Талипов. – 3100 гектары печәнгә, 3200 гектары сенажга чабылган. 7520 тонна печән (узган ел белән чагыштырганда 53%), 16 800 тонна сенаж әзерләнгән. Шулай ук узган елдан калган 10,7 центнер (бер мал башына) азык берәмлеге бар. Өстәмә рәвештә быел якынча 15 центнер азык берәмлеге әзерләү планлаштырыла. Бу якынча 25, 8 мең тонна сенаж, 30 мең тонна силос, 24, 5 мең тонна салам һәм печән дигән сүз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев