Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулының туган як музеенда паспортлар тапшырылды

«Татарстанда музейлар язы» акциясе кысаларында, 14 яше тулган алты баулылыга туган як музеенда паспорт тапшыру тантанасы булды. Чара “Мин- Россия гражданины. Мин-Татарстан баласы!» дигән исем белән үтте.

Чарага чакырылган укучылар, килгән кунакларга беренче паспорт барлыкка килү тарихы турында мәгълүмат бирделәр. Музей хезмәткәре Татьяна Гордиенко, борынгы паспортлар куелган күргәзмә белән таныштырып, беренче шәхси документның тарихы 18 гасырларда барлыкка килүе хакында, тәфсилләп, мисаллар китереп сөйләде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Паспорт тапшыру тантанасына Баулы районының миграция сораулары буенча эксперт белгече Нуриман Шәнгәрәев һәм  Россия федераль миграция хезмәтенең паспорт-виза бүлеге белгече Надежда Четвертакова чакырылган иде. Алар тантаналы рәвештә укучыларга иң мөһим документны тапшырдылар. Нуриман Шәнгәрәев паспорт алган яшь гражданнарга әлеге документ белән кеше җилкәсенә никадәр җаваплылык өстәлүе хакында да сөйләде. Административ һәм җинаять җаваплылыгы, паспортны саклау һәм аны югалту очракларында килеп туган авырлыклар турында да әйтеп үтте.

– Бүген минем өчен бик җаваплы көн булды. Паспорт алу белән бергә, өстемә зур җаваплылык алуымны да аңладым, – диде Аскар Сөләйманов. – Мин әле законнарны белми идем. Җинаять һәм административ җаваплылыкка тарту турында кызыксынып тыңладым.

– Минем өчен беренче паспорт барлыкка килү тарихы кызыклы булды, – дип сөйләде безгә Дарья Курагина.– Беренче документымны алу көне күңелемдә бик озак сакланачак. Бик матур оештырылган чара, эчтәлекле, кызыклы.

Яшь гражданнарга паспорт тапшырганнан соң, музейга экскурсия дә оештырылды.

Индира СӘЙФУЛЛИНА фотосурәтләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев