Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Мортаза авылында ветеранны тәбрик иттеләр

Мөзәянә Каримовага бүген 90 яшь тулды.

Бүген Мортаза авылында яшәүче тыл һәм Хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышы ветераны толы Мөзәянә Фәтхулла кызы Кәримова 90 яшьлек юбилеен билгели. Аны тәбрик итәргә балалары, туганнары, авыл җирлеге башлыгы һәм авылдашлары килде.

Мөзәянә Каримова Мортаза авылында туган, шунда үскән. Башка яшьтәшләре кебек чит җирләргә бәхет эзләп чыгып китмәгән ул. Бәхетен дә, тормышын да туган авылында корган. Бөек Ватан сугышы елларында һәм аннан соң да туган авылында терлекче булып сарык фермасында эшли, сыер сава, киндер суга, башка төрле колхоз эшләреннән дә читтә калмый. Авылдашлары аны җитез, сабыр, эшчән булганы өчен яраталар. Тормыш авырлыкларына бирешмичә, тормыш иптәше белән дүрт балага гомер бирә ул.

Юбилярны тәбрикләргә Кырымсарай авыл җирлеге башлыгы Дамир Шакирҗанов та килде. Ул юбилярга котлау открыткасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

– Рәхмәт инде. Бер дә онытмыйлар, – дип ветеран рәхмәт сүзләрен җиткерде. – Котлау открыткасы җибәрүче ил башлыкларына, район башлыгы Ильяс Гозәеровка да рәхмәт. 9 май көннәрендә дә котлыйлар, зурлыйлар.

Мөзәянә Каримованы юбилее белән авыл китапханәчесе Илзия Латыпова һәм авыл клубы хезмәткәре Гүзәл Нуждина тәбрикләве тагын да бәйрәм рухы өстәде.

 

 

Фото: Илзия Латыпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев