Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Мобилизацияләнгәннәргә Баулы укучылары да ярдәм итә

Украинада махсус операция башланганнан бирле, Баулы халкы да мобилизацияләнгәннәргә кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Алар арасында өлкәннәр дә, мәктәп укучылары да бар. Шушы көннәрдә Баулының дүртенче санлы гимназиясе укучылары да маскировкалау челтәрләре үрергә ярдәм иттеләр.

Җиденче сыйныф укучылары гимназия директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Илфира Гыйбадуллина җитәкчелегендә маскировкалау челтәре үрү эшләрендә катнаштылар. Укучылар бердәм көч белән тасмалар әзерләделәр һәм аны өлкәннәр үрнәгендә үрделәр.

– Мин үземнең ярдәм итә алуыма сөенеп килдем, – ди җиденче сыйныф укучысы Нәфисә Сәйфуллина. – Кыен түгел. Ничек өйрәттеләр, шулай эшләргә тырышам.

– Бүгенге көндә һәр кешегә авыр. Без дә кулдан килгәнчә үз өлешебезне кертергә тиешбез, – дип сөйләде Индира Шәрәфетдинова. – Тасмалар кисәргә дә, аларны үреп бару да алай ук авыр эш түгел.

Фото: Илфира Гыйбадуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев