Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районы терлекчелек тармагы – цифрлаштыру юлында

“Миңнуллин” крестьян-фермерлык хуҗалыгында терлекчелек тармагының 2021 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясау буенча семинар-киңәшмә узды. Семинарда хуҗалыклар җитәкчеләре, баш зоотехниклар, товарлыклы-сөтчелек фермалары мөдирләре, хуҗалыкларның баш ветеринария табиблары һәм башка белгечләр катнашты.

Миңнуллин” крестьян-фермерлык хуҗалыгы – районның әйдәп баручы хуҗалыкларыннан берсе. Бүгенге көндә биредә малларны кышлату уңышлы оештырылган. Бик күп эшләр заманча башкарыла. Авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагын соңгы елларда цифрлаштыру – яхшы нәтиҗә нигезе.

– Бүгенге көндә безнең хуҗалыгыбызда малларны ашату өчен азык әзерләү тулысынча махсус цех аша башкарыла, – дип сөйләде крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Генадий Миннуллин. – Ел үзенчәлекле килсә дә, без ит һәм сөт алу буенча керемнәрне киметмәскә тырышабыз. Узган ел безнең хуҗалык өчен уңышлы булды. Район җитәкчелеге ярдәмендә, махсус азык цехы булдырдык. Әлеге цех ярдәмендә без малларны сыйфатлы, балансланган, туклыклы азык белән тәэмин итәбез. Шулай ук яңалыгыбыз – заманчалык, цифрлаштыруга күчү чоры. Терлекчелек тармагында, мәсәлән, бозау туу белән аны чиплаштырудан алып, барлык үсү процессы компьютерлаштырылган. Алга таба да шулай эшләрбез дип уйлыйм.

“Миңнуллин” крестьян-фермерлык хуҗалыгында бүгенге көндә 2600 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 680 е – савым сыерлары. Хуҗалык җитәкчесе сүзләренчә, бүгенге көндә бер савым сыерыннан 17-18 килограмм сөт савып алына, барлыгы тугыз тоннадан артык сөт тапшырыла. Эре малларның көнлек артымы 700 грамм, дуңгызчылык өлкәсендә 550 грамм тәшкил итә.

 Семинарда катнашучыларга моноазык әзерләү, ашату белән идарә итү программалары, яңа туган бозауларны тоту, тәрбияләү турында сөйләделәр. Семинарның пленар өлеше Покров-Урыстамак авылы мәдәният йортында узды.

Бу хакта тулырак Баулы телевидениесендә карарга һәм “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга мөмкин.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X