Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Мөһим дә, кирәкле дә хезмәт

Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре быел һөнәри бәйрәмнәрен алтынчы сентябрь көнне билгеләп үтә. Шул уңайдан без Баулы газ участогының авария-диспетчерлык хезмәтендә 35 ел эшләгән Алсу Хафизованың эш урынына бардык.

Кызылъяр авылында туып-үскән Алсу Хафизова унынчы сыйныфны тәмамлаганда табиб булырга хыяллана. Тик язмыш аны башка сукмактан алып китә һәм ул Октябрьский шәһәренең төзелеш техникумында газ хуҗалыгы буенча белем ала.

– Минем ике туган апам табиб булып эшли иде, – дип сөйләде безгә Алсу Фазыл кызы. – Ул никтер мине табиб булмаска өндәде. Туп-туры итеп, синең холкың йомшак, синнән табиб чыкмаячак, диде. Шул сүзләр минем һөнәр сайлавымда хәлиткеч роль уйнады. Апама рәхмәт, үкенмим. Бүгенге көндә үземнең эшемне шулкадәр яратып башкарам. Чынлап та, үземне башка һөнәр иясе итеп күз алдына да китерә алмыйм.

Техникумны тәмамлагач, Алсу Фазыл кызының хезмәт юлы гади слесарь булып башланган. Ул вакытларда бөтен эшләр дә кул белән башкарылган.

– Хәзер эшләргә шулкадәр рәхәт, – ди ул. – Барлык эшләр дә компьютерлаштырылган. Элек без кечкенә вагонда утыра идек, газ басымын да кул белән җайлый идек. Районга бирелә торган газ безнең кулда булды. Хәзер уңайлы инде, эшләгән кешегә барлык уңайлыклар тудырылган.

Утыз биш ел буе эшләү дәверендә Алсу Хафизова сменасында беркайчан да газ белән тәэмин итүдә зур аварияләр булмаган. Аның сүзләренчә, коллективның бердәм, белгечләрнең үз эшләрен белеп башкарулары яхшы нәтиҗәләр генә бирә. Замана һәм техника алга китү сәбәпле, Алсу Хафизова да бер урында тормый, югары белем дә алган.

– Эшләгәч, белем күтәрү дә мөһим, хәзер безнең коллектив та яшәрде. Яшьләр белемле, актив, алардан калышырга ярамый, – диде ул. Шул вакытта телефон шалтырады. Шәхси йортта газ исе килү турында мәгълүматны язып алып, авария бригадасына җиткерде дә, сүзен дәвам итте. – Нинди шалтырату кабул итсәм дә, хәвеф килеп чыкмасын дип, куркып торам. Газ куркыныч әйбер, тик аннан башка да яши алмыйбыз. Димәк, безнең хезмәтебез яшәеш өчен бик мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев