Мәүлид ае – изге ай
Мәүлид ае көннәрендә барлык мөселманннар мәчетләрдә җыелып Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көнен искә алды. Шул уңайдан Исергәп авылы халкы быел өченче тапкыр мәҗлескә җыелды.
– Ел саен Рабигуль – әвәл аенда Мәүлид кичәләре уздырырга тырышабыз. Аның барышында пәйгамбәребезнең яшәү рәвеше, аять-хәдисләр укыдык, салаватлар әйттек, догалар укыдык, – дип сөйләде Сәлия абыстай Мәҗитова. – Чарада шулай ук мөнәҗәтләр дә әйттек. Быел без Мәүлид кичәсен өч тапкыр үткәрдек. Мәчетебез бик актив эшли.
Сәлия Мәҗитова сүзләренчә, исергәпләр барлык дини чараларны да үткәреп барырга, мәктәп укучылары өчен мәгълүмат сәгатьләре оештырып торалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев