Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Кызылъярлар язгы ташуга әзерләнә

Баулы районында язгы ташулар вакытында җиде авыл җирлеге су басу зонасында калырга мөмкин. Шундый авыл җирлекләренең берсе – Кызылъяр авыл җирлеге. Бу җирлеккә өч авыл – Уба, Кызылъяр һәм Иске Чүте авыллары керә.

Су басу зонасында кала торган авылларда көздән үк төрле чаралар күрелә башлый. Бу хакта безгә авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафина сөйләде.

–Безнең авыл җирлегенә караган өч авылны да су басу куркынычы бар. Убада – йөз, Иске Чүтедә һәм Кызылъярда унар хуҗалык, – дип аңлатты ул. – Әзерлек эшләре яхшы оештырылды. Бөтен кешеләргә дә белешмәлекләр тараттык, Кызылъяр мәктәбендә эвакуацияләү урыны икәнен беләләр, барлык ярдәм һәм хезмәтләрнең элемтә өчен телефон номерларын бирдек, су үтү юлларын чистарттык һәм Уба авылы янында дамба ясалды.

–Без бу авылга өч ел элек йорт сатып алып күченгән идек, су баса торган урын булды, – дип сөйләде безгә Зөлия Мәхмүтҗанова. – Бүгенге көндә хуҗалыгыбыз зур. Су баскан очракта бераз куркыта инде. Малларны күршеләргә, балаларны туганнарга урнаштырып торырбыз дип алдан ук сөйләшеп куйдык. Унбер баш мөгезле эре терлек, 9 кәҗәбез бар.

Бу хакта тулырак Баулы телевидениесеннән карарга мөмкин булачак.

Индира Сәйфуллина

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев