Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Кызылъярдагы Фәнис Яруллин музее ишекләре һәркемгә ачык

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен төрле әдәби чаралар үткәрелә. Шул исәптән, Фәнис Яруллиның Кызылъярдагы музей-йортында да. Бу юлы анда балалар бакчасыннан нәниләр килде. Биредә Фәнис Яруллин атналыгына йомгак ясалды.

Чарада нәниләр Фәнис Яруллинның балалар өчен язылган шигырьләрен сөйләделәр, әкиятләре буенча ясалган рәсемнәр  викторинасы сорауларына җаваплар әйттеләр.

Викторина сорауларына төгәл җавап бирүче балалар Фәнис Яруллин әсәрләре белән яхшы таныш. Балалар кечкенә вакытта ук туган телнең матурлыгын шигырьләр, җырлар аша күрергә өйрәнә.

– Балалар бакчада вакытта ук туган телне яратып, аңлап, туган телдә аралашып үсәргә тиеш, – ди тәрбияче Альбина Ямалетдинова. – Без балалар белән бер атна дәвамында Фәнис Яруллинның шигырьләрен, әкиятләрен укыдык. Шул укыган әсәрләр буенча рәсемнәр, кул эшләнмәләре ясадык. Бүген инде шул теманы йомгаклап, музей-йортка экскурсия белән килдек.

Балаларга Фәнис Яруллинның “Кояштагы тап” әкияте буенча татар телендә мультфильм да күрсәтелде.

Музей-йорт мөдире Гүзәлия Газизуллина сүзләренчә, Фәнис Яруллин музееның ишекләре һәркем өчен ачык. Ел әйләнәсе бирегә, районнан гына түгел, чит төбәкләрдән дә еш киләләр. Бигрәк тә балалар һәм укучылар белән үткәрелгән чаралар кызыклы була.

Индира Сәйфуллина

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев