Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Кызылъяр укучылары каникулларын файдалы үткәрә

Язгы каникуллар вакытында мәктәп укучылары мәчет яны лагерьларына да теләп йөриләр. Мәсәлән, быел Кызылъяр җәмигъ мәчетенә язгы каникул чорында унбишләп бала йөри.

Кызылъярда мәчет яны лагеры 22 марттан эшли башлаган. Балалар иртәнге сәгать 10да җыела.

“Беренче көнне өч кенә бала килгән иде, бүгенге көндә алар унбиш, – ди авыл имамы Фәнис хәзрәт Хәлфетдинов. – Балаларга биредә бик ошый, иртән килгәч тә, без алар белән дин сабакларын өйрәнәбез, өйлә намазы укыйбыз, аннары бераз ял итеп алалар. Уен, викториналар форматында татар теле буенча дөрес сөйләм, татар милләтенең гореф-гадәтләре колачлаган чаралар да үткәрәбез. Балаларның күңеленә иң хуш килгәне – үз куллары белән төрле әйберләр ясау. Узган дәрестә без гади пластилиннан эшләнмәләр ясадык. Алар пластилинны вак кына кисәкләргә бүлеп, түгәрәкләр ясап, шундый матур шамаилләр булдырдылар”.

Фәнис хәзрәт сүзләренчә, лагерьга йөрүче балалар хәләл ризыклардан әзерләнгән кайнар аш белән дә тәэмин ителә. Лагерьдагы барлык эшләрне мәчеткә йөрүче хатын-кызлар оештырырга ярдәм итә.

Индира Сәйфуллина

Фото: мәчет "Өмет"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев