Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Кызылъярда төсле җепләрдән милли бизәкләр ясадылар

Кызылъяр авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре иҗади булуларын үзләренең гамәлләре белән һәрвакыт исбатлап торалар. Шушы көннәрдә мәктәптә укучы кызлар өчен “Җепләр белән рәсем ясыйбыз” дип исемләнгән мастер-класс оештырдылар. Чара Пушкин картасы белән үтте.

Мәдәният йортында авылда яшәүче өлкәннәр белән дә, эшче яшьләр, мәктәп укучылары һәм балалар бакчалары нәниләре өчен дә төрле очрашулар, мастер – класслар, викториналар, бәйрәм чаралары оештырылып тора. Аларның һәрберсе үзенчәлекле, файдалы һәм кызыклы, борынгы йолаларга нигезләнеп, гореф-гадәтләрне өйрәтү максатын алга куя. 

– Ниндидер чара үткәрергә алынасың икән, ул мавыктыргыч һәм файдалы, шул ук вакытта дәвамлы да булырга тиеш дип уйлыйм, – ди мәдәният хезмәткәре Илсөяр Дәүләтшина. – Әлеге осталык дәресендә төрле классларда укучы кызлар килделәр. Хәтта өченче класста укучы нәни кызларыбыз да катнаштылар. Без татар милли бизәкләрен төрле төстәге җепләр ярдәмендә ясадык. Һәр укучы кыз үзенчә тырышып ясады. Кайсыдыр бик оста, ә кайберләренә бераз күнекмәләр бирергә кирәк. 

– Бик кызыклы булды. Мастер-класс ошады. Безнең өчен төрле кызыклы осталык дәресләре оештырадар, – ди осталык дәресендә катнашучы Зөһрә Бурнашева. – Мин бөтен осталык дәресләренә дә йөрергә тырышам. Чараларны, дәресләрне оештыручылар һәрвакыт төрләндереп торалар.

Оештыручылар һәрвакыт барыбызга да бердәм итеп, яратып карыйлар, кирәк булса, ярдәм итәләр, киңәш бирәләр. Шуңа күрә бездә иҗат итүгә дә илһам булып тора. Бүгенге мастер—класс та кабатланмас булды. Без башта бизәк ясадык, аңа җепләр ябыштырдык. Бик матур милли бизәк килеп чыкты. 

Шундый осталык дәресе вакытында Кызылъяр авылы мәдәният хезмәткәрләре татар хатын-кызларының милли киемнәрен дә тегеп караганнар, алка, беләзек, муенса кебек милли бизәнү әйберләрен дә үзләре ясаганнар. Шулай ук тегү- чигү буенча да мастер-класслар укучы балалар тарафыннан яратып кабул ителә. Анда кызлар гына түгел, мәктәптә укучы малайлар да еш килә. 

Оештыручылар сүзләренчә, һәр очрашудан балалар илһамланып, дәртләнеп, яңа эш өйрәнеп кайтып китәләр.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев