Кызылъярда кышкы каникуллар истә калырлык үтә
Кышкы каникул вакытын да онытылмаслык, файдалы һәм кызыклы итә беләләр Кызылъяр авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре. Алар көн саен диярлек төрле яшьтәге балалар өчен чаралар үткәреп торалар. Бүген дә искәрмә түгел, балалар өчен “Кышкы уеннар” үтте.
Алдан ук хәбәр итеп куелган булгач, мәдәният йорты тирәсенә бала-чага агылды. Бүген биредә кунакка кайткан малайлар, кызлар да байтак иде. Ул гына да түгел, бала-чаганы озата килгән өлкәннәр дә күп булды.
– Бәйрәм чарасымы, гади уеннар үткәрәбезме – барысына да халык бердәм килә бездә, – ди клуб директоры Ленир Дәүләтшин. – Балалар янына өлкәннәр дә килгәч, тагын да кызыклырак була. Чөнки балалар әти- әниләренең, әби- бабайларының да чана тартып, капчык киеп йөгергәнен күрә. Бу бит үзе бер тамаша, бәйрәм.
Уеннарны оештыручылар сүзләренчә, хәрәкәтле уеннар балаларга һәрвакыт ошый. Бүген дә алар капчык киеп йөгергәннәр, кар өстендә чүлмәк ватканнар, кабартма- чаналарда ярышканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев