Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Корбан Гаете якынлаша

Быел Корбан Гаете 11нче август көнне билгеләп үтеләчәк. Уникенче, унөченче август көннәрендә дә корбан китерергә мөмкин. Корбан гаете, корбан чалу шартлары хакында хәбәрчебез Баулы районының имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов белән әңгәмә корды.

- Корбан чалу кемгә тиеш?

– Корбан чалу, чалдыру мөселман кешесенә фарыз. Әгәр дә кешенең көндәлек чыгымнарыннан тыш, бурычлары булмыйча, егерме мең сум акчасы бар икән, андыйларга корбан чалу тиеш булып тора. Акчалы кеше өчен ул бурыч булып санала. Мөмкинлеге булып та чалдырмаса, ул гөнаһлы була. Әгәр дә кешенең бу кадәр акчасы юк ди, әмма теләге бар, ниятләп куйды икән, әлбәттә, андый кеше дә чалдыра ала. Бу – бәйрәмне олылау, хөрмәтләү.

– Корбанлык өчен нинди хайваннар ярый?

– Пар тояклы – кәҗә, сарык, дөя, сыер кебек хайваннар кирәк. Кошларны, атларны чалырга ярамый. Шулай ук физик кимчелекләре булган һәм бик ябык хайваннарны корбанга чалу дөрес түгел. Яшенә килсәк, дөягә – биш, үгез яки сыерга – ике-өч, кәҗә белән сарыкка бер яшь тулу шарт. Кәҗә һәм сарыкка кагылышлы шундый фикер дә бар – әгәр дә малга ярты яшь икән һәм ул үзенең анасыннан гәүдәсе белән зуррак икән, ул чакта андый малны чалырга рөхсәт ителә. Тик шунсын истән чыгармаска кирәк: сарык һәм кәҗә бер кеше өчен генә корбан кылына, ә сыер яки дөя – күп дигәндә җиде кеше өчен. Шулай ук берүзеңә сыер, дөя корбан чалу да дөрес. Тагын бер бик мөһим шарт бар: корбан чалуда катнашкан һәр кеше бу эшне ихлас күңел белән башкарырга тиеш. Әгәр дә, кемдер, тукта әле, күршеләр корбан чала, сыерлары яхшы, симез итле ахры, очсызга туры килер, мин дә үземә ит алыйм, өлешкә керим, дия икән, ул вакытта башкаларның да корбанлыгына зарар, кимчелек килә. Шуңа күрә корбан малын бер-берсен белгән, ышанган кешеләр берләшеп чалсалар күркәмрәк була.

– Катлаулы заманда яшибез. Сер түгел, күпләр кредитка батып тормышын алып барырга мәҗбүр. Корбанлык терлекне дә кредитка яки кичектереп түләү шарты белән алырга ярыймы?

– Юк. Алай дөрес булмый. Исламда пәйгамбәребезнең бер хәдисе бар – тынычлыкта, иминлектә булганда үзегезне тынычсызлыкка, куркуга кертмәгез, ди. Сәхәбәләрнең моны ничек аңларга дигән сорауларына ул болай дип җавап бирә: "бурычларыгыз булмаганда, бурычка кермәгез", ди. Ягъни ниндидер гыйбадәтне үтәр өчен кеше үзенең мөмкинлеге чикләреннән чыгарга тиеш түгел. Аллаһ Тәгалә бит Коръәндә дә әйтә, мин адәм баласына ул күтәрә алмаслык йөкне йөкләмәдем, ди. Шуңа күрә кредитлар алып, бурычларга кереп, корбан чалдыру – ул дөрес гамәл булмый. Андый эш гаиләгә тагын да авырлык китерә. Ә дин авырлык белән түгел, җиңеллек белән килә.

– Корбан чалырга диеп ниятләгән акчаларны башка максатларда кулланырга ярыймы?

– Корбанлык мал алырга диеп ниятләп куйган акча шул гаиләнең акчасы бит инде ул. Алда әйтелгәнчә, көнкүреш чыгымнарыннан кала егерме мең сум акчасы булган кеше корбан чалдыра ала дидек. Тик дөнъяда төрле хәлләр булырга мөмкин. Әлбәттә, бу вакытта ул кеше акчасын тота. Нәзер корбаны булмаган очракта, бу кеше өстеннән җаваплылык төшә.

– Нәзер корбаны, шөкер корбаны – аларның аермасы нәрсәдә?

– Кеше, мәсәлән, шул эшем барып чыкса, мин корбан чалам, дип алдан ук әйтеп, үзенә максат куя. Бу нәзер корбаны була. Аны үтәргә кирәк, үтәмәгән очракта өстендә бурыч булып кала, гөнаһлы була. Шөкер корбаны – бик күркәм эшләрдән санала. Бу вакытта кеше үзенә нәзер куймый. Кеше Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен, шөкер итеп корбан чала, рәхмәтен җиткерә. Нәзер һәм шөкер корбанының тагын бер аермасы бар – нәзер корбаны чалучы яки чалдыручы бу иттән үзе авыз итә алмый, ә шөкер корбаны чалдыручы үзе дә ашый, башкаларга да тарата, туганнарын да чакырып сыйлый ала.

– Корбанга чалынган терлекнең тиресен, эч-башын нишләтергә?

– Корбанга чалынган малның итен дөрес итеп, тиешле җиргә җиткерү төп шарт. Ә тиресенә килгәндә, аны сатып, акчасын сәдака итеп таратсаң дөрес була. Чөнки корбанлык мал алганда без аны Аллаһыбыз ризалыгы өчен дип алабыз. Корбан итен өләшү, туганнарны чакырып авыз иттерү, гаиләңә калдыру – күркәм эш санала. Бу бәйрәмне бәйрәм итә алмаган кешеләр белән уртаклашу, мохтаҗ булган кешеләрнең гаиләсенә, йортларына бәйрәм китерү – зур савап.

– Быел шәһәр һәм авыл мәчетләрендә гает намазлары сәгать ничәдә башлана?

– 11нче август көнне шәһәр мәчетләрендә иртәнге сәгать алтыда гает бәйрәм вәгазьләре белән башланачак. Ә авылларга килгәндә, һәр авыл мәчете имамнары үзләре хәл итәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ