Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Хәнсевәрдә бәрәңге уңышы зарланырлык түгел

Быелгы җәйнең коры килүе, авыл хуҗалыгында эшләүчеләрне һәм бакчачыларны сөендермәде. Яз башында гына явып алган яңгыр Баулы районының да кайбер авылларында башка булмады.

Яңгырларның булмавы, әлбәттә, турыдан туры бакча уңышында чагылыш таба. Быел кишер, чөгендер һәм бәрәңге уңышы күпләр теләгәнчә ала алмады. Шулай булса да, Хансевәр авылында яшәүчеләрнең бәрәңге уңышы башка еллардагыдан ким түгел.

Быел коры ел булуга карамастан, бәрәңге уңышы яхшы гына булды. Мин күп чәчмим, – дип сөйләде безгә Вәлия Мөхәммәтгәрәева. – Әле менә күршем белән бергәләп аның бакчасында. Аның да бәрәңгесе яхшы гына күренә. Элек бит безнең әти- әниләр, әби – бабайларыбыз мондый эшләрне күмәк эшләгәннәр. Өмә белән чәчкәннәр, өмә белән алганнар. Күңелле дә, тиз дә.”

Бәрәңге безнең икенче ризык инде ул, – ди Гөлүсә Садретдинова. – Авыл җирендә ит тә, бәрәңге инде һәм иң тәмлесе – шул. Чыгым да юк. Гомер – гомергә бакчага абзардан тирес чыгардык. Ул менә дигән ашлама! Шул җиргә нәрсә утыртсаң да, җыеп бетергесез уңыш бирә. Без үзебез бәрәңгедән бәлеш, өчпочмак, кыстыбый пешерергә яратабыз”.

Тулырак бу хакта Баулы телевидениесенең “Хәбәрләр” чыгарылышында пәнҗешәмбе көнне карарга мөмкин.

Индира Сәйфуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ