Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Хәнсевәрдә 103 яшьлек әби яши

Бүген Хәнсевәр авылында гомер итүче Галимә Кадыйровага 103 яшь тулды. Аны авыл җирлеге башлыгы Заһид Галләметдинов һәм якыннары тәбрик иттеләр.

Галимә әби Яңа Шалты авылында туып-үскән, Хансевәр авылына килен булып төшкән.
"Әбине 1939нчы елда сыер саварга барган җиреннән, бабабыз урлап алып кайткан, - дип сөйләде Галимә әбинең оныгы Әхәт Миргалимов. Аннары ул фин сугышына китә. Аннан исән-сау кайтып, Бөек Ватан сугышына китә. Әнием Рәшидә бер яшьлек бала булып калган. Әби белән бабайның мәхәббәте көчле булган. Әби гомере буе аны көтеп яшәгән, башка кияүгә чыкмаган".
Бүгенге көндә Галимә әбигә кадер-хөрмәт күрсәтеп яшәүче балаларына авыл җирлеге башлыгы да рәхмәт җиткерде.

Фото автора

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев