Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

“Хаҗиев” хуҗалыгында малларны кышлатуда проблемалар юк

Кышның кыл уртасы. Терлекчелектә малларны кышлатуның иң җаваплы чоры. “Хаҗиев” крестьян-фермер хуҗалыгында малларны кышлату ничек баруы белән без кызыксындык. Районда саны буенча иң күп мөгезле эре терлек асраучы хуҗалыкларның берсе ул.

Без барып кергәндә, ферма бинасында да, ферма ишегалдында да малларны ашату мәле иде. Маллар беренче карашка ук көр.

– Бүгенге көндә 700 башка якын мөгезле эре терлек бар хуҗалыкта. Малларга хәтта бер ел ярымга җитәрлек итеп азык запасы әзерләп кала алдык, – ди хуҗалык җитәкчесе Сафуан Хаҗиев. – Узган ел яхшы токымлы таналар алып кайттык. Алардан кәнәгатьләнерлек үрчем алдык. Сөт алу буенча да яхшы гына эшлибез.

 

Бу хакта тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә һәм Баулы телевидениесендә карарга мөмкин булачак.

Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X