Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

“Хаҗиев” хуҗалыгы маллар кышлатуга әзер

Районның авыл хуҗалыклары малларны кышлату чорына керде. Җәй айлары коры булуга карамастан, запас мал азыгына кытлык булмас дип ышана терлекчелек өлкәсендә эшләүчеләр. Бүген безнең төшерү төркеме “Хаҗиев” хуҗалыгында булып кайтты.

Беренче карашка ук малларның тук һәм көр булулары күзгә ташлана. Күбесе тыныч кына чиста утарларда күшәп яталар.

– Бүгенге көндә безнең хуҗалыкта 780 баш мөгезле эре терлегебез бар. Шуларның 270 башы савым сыеры, – дип сөйләде безгә хуҗалык җитәкчесе Сафуан Хаҗиев. – Бер сыерга 15-16 килограмм сөт савып алабыз. 3100-3300 килограмм сөт тапшырабыз. Кышлату сезонына керер өчен кулдан килгәнчә тырыштык. Егетләребез башта терлекләр кышлаячак биналарны ремонтлап чыктылар, агарту – дезинфекция эшләрен башкардык.

Хуҗалык башлыгы сүзләренчә, быелгы елның кырыс килүенә карамастан, җитәрлек мал азыгы туплауга ирешкәннәр.

– Дүрт мең центнер печән җыя алдык, эскертләргә салдык яхшы сыйфатлы итеп,– дип аңлатып сөйләде Сафуан Хаҗиев. – Унҗиде мең тирәсе кукуруза силосы әзерләп салдык. Моннан тыш 7800 центнер сенаж, җиде мең центнер салам, алты мең центнер фураж запасы ясадык.

Хуҗалыкта читтән килеп эшләүчеләр юк ди хуҗа кеше, шуңа күрә һәр эшне белеп, үзләренә икәнен аңлап, тырышып эшләргә, югалтуларны булдырмаска тырышалар. Савымчылар да, бозау караучылар да, барысы да үз авыл кешеләре.

Владимир Прохоров әлеге хуҗалыкта 8 елдан артык бозаулар карый. Үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкара.

– Сөенеп эшкә киләм, эшемне яратам. Бүгенге көндә минем карамакта йөз баш бозау бар, – ди ул бозауларына таратыр өчен силос төягән җиреннән бераз туктап. –  Һәр иртәм аларны сөт һәм су эчерүдән башлана. Аннары ашарларына салам, тору урыннарын чистартам. Маллар янында көн үткәне дә сизелми.

“Хаҗиев” хуҗалыгында озак еллар ферма мөдире булып эшләүче Самат Фәрхетдинов та үз эшенең остасы. Ул да уртак тырыш хезмәт булганда гына яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була дип саный.

– Мин үзем авылда туып-үскән кеше. Һөнәрем буенча механик. Һәр эшне зур җаваплылык белән сыйфатлы итеп башкарсаң гына яхшы нәтиҗәләр алып була, – ди белгеч. – Маллар караулы булганда гына яхшы үрчем, дәвамлы нәсел һәм сөт савып алып була.

Яңа туган бозаулар утарының буеннан буена яфрак азык әзерләп киптерелгән. Әлбәттә, бу эш тә зур көч һәм тырышлык сорый.

– Яңа туган бозауларга витаминлы азык булдыру максатыннан җәй көне яфрак азык әзерләргә чыгабыз, – ди Самат Фәрхетдинов. – Бүгенге бозауларның сәламәт булуы – ул киләчәктә хуҗалыкның төп табышын тәшкил итә.

Көзге пычрак вакыт булуга карамастан, һәр җирдә чиста, коры, малларның көр булуы ныклы хуҗа кулы барлыгын әйтеп тора.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев