Изге Рамазан аена аяк басабыз. Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов белән әңгәмә
23 мартта Ураза ае башлана. Аңа әзерлекне алдан ук башларга кирәк. “Баулы- информ” хәбәрчесе Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов белән шул хакта әңгәмә корды.
– Быел Рамазан ае кайчан башланып, кайчан тәмам була? Корбан гаете кайсы көнгә туры килә?
– Мартның 23е – уразаның беренче көне. 22се көнне кич тәрәвих намазлары укыла. Апрельнең 21ендә – Ураза гаете. Шуннан соң җитмеш көн үткәч, 28 июнь көнне, Корбан гаете була.
– Рамазан аена ничек әзерләнергә соң?
– Уразаның кадерен, хасиятен белер өчен, әзерлек эшләрен алдан ук башларга кирәк. Уразаны диетага утыру, фигураны матурлап алу нияте белән тотарга ярамый. Аллаһка чын-чынлап инанып, акылың белән аңлап кабул итеп, уразаны ниятләп тотарга кирәк. Сәламәтлек ягыннан проблемалар булса, аларны да исәплисе. Мәсәлән, бик күпләр шикәр авыруы сәбәпле ураза тота алмауларын әйтә. Әмма бит ураза килеш тә инсулин кадарга була. Ураза вакытында бары тик ниндидер ризыкландыра торган инъекцияләр, тукландыра торган уколлар гына кадарга ярамый. Йөрәк, астма, шикәр авырулары белән дә ураза тотарга мөмкин. Әйткәнемчә, әзерлекне алдан башларга кирәк. Рухи яктан нидер борчый икән, вак-төяк мәшәкатьләр бар икән, аны да уразага кадәр хәл итеп кую хәерле.
– Ир-ат – гаилә башлыгы. Гаиләне Рамазанга әзерләү дә ир-атлар өстендәме? Бүгенге көндә сер түгел: күп эшне хатын-кызлар башлый, эшли, җәлеп итә...
– Никах укыр алдыннан да яшьләр белән очрашабыз. Егет кешегә аның гаилә башлыгы булуы хакында әйтәбез. Әлбәттә, кызганыч, тормышта никтер хатын-кыз алдан йөри. Билгеле, Рамазан аенда уразага гаиләсен өндәүче дә ир-ат булырга тиеш. Ир-ат белми икән, әләбәттә, хатын-кыз бу җаваплылыкны үзенә ала.
Ураза тотмыйча савапка ирешү мөмкинме? Фидия – нәрсә ул? Аның күләме? Ифтарларны кайда үткәрү яхшырак? Соңгы елларда мәчеттә, кафеда ифтарлар оештыралар, бу гамәл дөресме? Әлеге сорауларга тулы җавапны “Хезмәткә дан” газетасының 17 март санында укып белергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев