Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда Миргалиян Фәхриевне искә алу кичәсе булды

Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортының зур залында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, йөзләгән баулылының яраткан укытучысы, режиссёр Миргалиян Фәхриевне “Истәлегең калды якты нур булып” дип исемләнгән искә алу кичәсе үтте.

Миргалиян Фәхриев тавышы яңгырый... Кичәгә җыелган халык тын да алмый аудиотасмадан “Оныттырмыйк” шигырен тыңлый. Һәркемгә таныш тавыш йөрәкләргә үтеп керә дә, күз яше булып бит алмаларына тәгәрәп төшә. Кичә шундый моңсу нота белән башланды. Бу мизгелдә күпләр аның безнең арадан китүенә ышанып булмавын тойгандыр.

- Бу шигырьнең азагын Миргалиян Миргазиянович үзе чыгып дәвам итәр кебек тоелды, – дип башлады сүзен район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин. – Аны югалтуыбыз кызганыч. Миргалиян Миргазиянович минем укытучым булды, соңрак хезмәттәшемә әверелде, 1990нчы елларда миңа аның белән бер сәхнәдә рольләр башкарырга да туры килде. Ул чын, дөрес характерлы кеше буларак һәрвакыт хөрмәт уятты. Укытучы булып эшләгән елларында нинди генә проблемалар булса да, аларны сабыр гына кичереп, чишелеш таба белә иде. Аның нинди яхшы педагог булуын сөйләп торуның кирәге дә юктыр. Аның фидакарь, тырыш хезмәте нәтиҗәсендә күпме баулылы – аның укучылары инглиз телен үзләштереп, укытучылык һөнәрен сайлады, тәрҗемәчелек юлыннан китте. Шулай ук аның укучылары арасында безнең район горурлыгы булган, үзләрен хәтта үзәк каналларда таныткан талантлы яшьләр бар.

Ринат Хәмидуллин якташыбызның туган тел, татар теленә булган мөнәсәбәте турында да әйтеп узды. Аның сүзләренчә, Баулы татар халык театры, сәхнә аша Миргалиян Фәхриев күпләргә телебезне үзләштерергә  ярдәм итте.

- Аңарда булган осталык, остазлык бик сирәк кешеләрдә буладыр. Без аны бүген дә бик юксынабыз, онытмыйбыз, – диде Ринат Хәмидуллин.

Миргалиян Фәхриев белән бәйле матур хатирәләре белән район мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзия Моратова да уртаклашты.

- Мин Миргалиян Миргазияновичны мәктәп елларыннан яхшы белә идем. Ул чын оптимист кеше иде, – дип башлады Рәмзия Моратова чыгышын. – Ул үз гомеренең 45 елын башта балаларга белем-тәрбия бирүгә багышлады, соңрак бар булмышы белән мәдәнияткә чумды. Миргалиян Миргазиянович нинди генә эшкә алынса да, аны уңышлы башкарып чыкты. Мәсәлән, ул режиссер булып эшләгән елларда Баулы татар халык театры республикада гел беренче урыннарда булды. Миргалиян Миргазиянович театр дип янып йөрде, театрда яшәде.

1966 елда педагогия институтын тәмамлап, Миргалиян Фәхриев үзенең туган мәктәбенә, 1нче мәктәпкә инглиз теле укытучысы булып кайта. Укыту-тәрбия буенча директор урынбасары булып эшли, шул ук вакытта театрда иҗат белән шөгыльләнә.

1970-1980 елларда Баулы татар халык театрында классик әсәрләр буенча “Сулган чәчәкләр”, “Яучылар”, “Гүзәлем Әсәл”, “Тамырлар” һәм башка спектакльләр куела. Миргалиян Фәхриев бу спектакьләрдә төп рольләрне башкара һәм үзенең осталыгы белән тамашачы күңелен яулый. Ул сәхнәдә 50дән артык рольне башкарган. 1994 елдан Баулы татар халык театрын җитәкли башлый.

Искә алу кичәсендә дә ул куйган берничә спектакльдән өзек күрсәтелде: республика фестивалендә беренче дәрәҗә лауреат исеме алган “Алты кызга бер кияү”, “Кичер мине әнкәй”, “Шайтан бутады”, “Кыр казлары артыннан”.

Олы йөрәкле, һәр кешенең борчуын, хәтта кайгысын да үз йөрәге аша үткәрә белгән Миргалиян Фәхриев “Ангелы Благо” балалар театр студиясе белән дә тыгыз элемтәдә эшләде, “Поверь в мечту” әсәрен сәхнәләштерде. Искә алу кичәсендә балалар театр студиясе аннан бер өзек күрсәтте.

Чара барышында матур сүзләр, хатирәләр  күп яңарды. Залда Миргалиян Фәхриев белән озак еллар кулга-кул тотынып эшләгән хезмәттәшләре байтак иде. Аларның берсе – озак еллар мәгариф бүлеге начальнигы булган Рәзинә Шараева. Үз чыгышында ул Миргалиян Фәхриевны көчле укытучы буларак искә алды.

Залда утыручы тамашачылар арасында Миргалиян Фәхриевның тормыш иптәше Тамара Петровна, бертуган энесе Миргалим Фәхриев та бар иде.

- Иң беренче, әлеге искә алу кичәсен оештыручы театр коллективына һәм башкаларга зур рәхмәтемне җиткерәм, – диде Тамара Петровна. – Кичә барышында күңелем тулып утырдым, горурлык хисләре дә булды. Бик матур итеп, истә калырлык итеп әзерләгәннәр. Һәр сүз, һәр чыгыш урынлы булды. Ул чынлап та күпләргә үрнәк булырлык тормыш юлы үтте.

 Миргалиян Фәхриевнең бертуган энесе спорт тренеры Миргалим Фәхриев та чара оештыручыларына рәхмәтен белдерде.

- Без бер гаиләдә үссәк тә, тормышка караш, кызыксынуларыбыз төрле булды, – дип сөйләде ул безгә. – Мин һәрвакыт спортка тартылдым, ә Миргалиян – ул башка иде,әтиебезгә ошап, сәхнә кешесе булды. Туган җиребез, туган ягыбыз җанлы кеше булды. Моннан күп еллар элек безнең әтиебез дә сәхнәләрдә йөргән. Аны кайчандыр хәтта Галиәсгар Камал театрына да чакырган булганнар. Абыем Миргалиянга да шундый ук тәкъдим булган иде. Ул бу чакыруны кире какты. Җавабы бер булды: мин үземнең туган җиремә хезмәт итеп яшәргә тиеш, мин монда кирәк. Чынлап та, аның эшләгән эшләре халыкка, үсеп килүче буынга кирәкле, файдалы булды. Ул кешеләр дип яшәде.Үзенең эше, соңрак театр өчен янып-көеп йөрүләре, җиңүләр яулагач, сөенеп кайтулары... Ул эчкерсез кеше иде. Аның бер тапкыр да күңелсезләнеп, кул кушырып утырганы, нишләргә инде хәзер диеп туктап калганы булмады. Һәрвакыт хәрәкәттә, иҗатта, эштә, кешеләр арасында булды.

Искә алу кичәсе матур хатирәләрне искә төшереп, моңлы җырларга уралды. “Чишмә” халык ансамбле, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Саҗидә Әхмәтҗанова башкаруында җырлар яңгырады.

Кичә Миргалиян Фәхриев турында кыска гына фильм белән тәмам булды.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ