Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Исергәптә юллар яңартыла

Май аенда “Баулы-информ” редакциясенә Исергәп авылының Совет урамы тыкрыгы буенда яшәүчеләр урам юлының начар булуына зарланып мөрәҗәгать иткәннәр иде.

Совет урамы тыкрыгында өлкән яшьтәгеләр дә, сәламәтлеге чикле булган кешеләр дә яши. Биредә яшәүчеләр мөрәҗәгате буенча, безнең хәбәрчебез анда булып та кайткан иде. Авыл җирлеге башлыгы Айдар Әгълиуллин хәлне яхшы аңлавын, акча булу белән дә шул урамга юл ясау каралганлыгын җиткергән иде.

 Бүген бу урамда юл ясау буенча авыр техника эшли башлады. Авылда башкарылган барлык эшләр дә узган елны «Иң яхшы муниципаль практика» Бөтенроссия конкурсында җиңеп чыккан акчалар хисабына башкарыла.

– Бу урамдагы юл 500 метрга якын. Ул юл ком-таш катнашмасы ярдәмендә күтәртеп ясала, – дип аңлатты авыл җирлеге башлыгы Айдар Әгълиуллин.

Индира Сәйфуллина

Фото: Айдар Әгълиуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев