Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Исергәптә урам юллары төзекләндерелде

“Торак пунктларда юл-урам челтәрен ремонтлау” программасы буенча Исергәп авылының Яшьләр, Казан урамнарына ком-таш катнашмасы салынды.

Яшьләр урамына салынган 600 метр озынлыктагы юл район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илнар Вәлиев мәгълүматларына караганда, 1 миллион 769 мең сумга төшкән.

– Ел саен язлы-көзле бик интегә идек юлсыз, – ди Гөлшат Шәмсуарова. – Бу урамда инде ун елдан артык яшибез. Балалар бакчага, мәктәпкә барганда да пычракка батып бетәләр иде. Юлсыз бик кыен булды. Кара җир аз гына яңгыр сибәләсә дә, баткак юлга әйләнә иде. Ни машина белән, ни җәяү йөреп булмый иде. Хәзер көннең пычрак булуына карамастан, бәлки без дә аякка туфли киеп, чиста йөри алырбыз. Эшләүчеләргә, безнең урамда юл булдыру өчен тырышкан җитәкчеләргә рәхмәт.

– Авыл урамнарында юлларны яңарту өстендә ел саен күп эш эшләнә, – диде авыл җирлеге башлыгы Айдар Әгълиуллин. – Дәүләт программалары аша да, нефтьчеләр ярдәме белән дә юллар яңартылып тора. Быел шулай ук Казан урамы юлы да өлешчә төзекләндерелде.

Индира Сәйфуллина

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев