Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Исергәптә балаларның каникулы файдалы үтә

Быелгы кышкы каникуллар да Исергәптә яшәүче һәм кунакка ялга кайткан балалар өчен кызыклы, файдалы итеп оештырылды. Җиде көн дәвамында мәчеттә оештырылган ялга төрле яшьтәге унбиш бала уку сәгатьләренә йөрделәр.

– Балалар гарәп хәрефләрен укырга да, язарга да тиз өйрәнәләр, – ди гомере буе Исергәп мәктәбендә укытучы булып эшләгән Рүзилә Әбүзәрова.

– Гарәпчә язу аеруча авыр бит, чөнки хәрефләрнең һәрберсе дүрт төрле языла. Сүз башында, сүз уртасында, сүз ахырында яки аерым һәр очракта да төрлечә истә калдырырга кирәк. Балаларга да укыткан кешеләргә дә сабыр һәм түзем булырга кирәк. Балалар каникул саен килә. Алар инде ярыйсы гына  укый алалар, тәҗвид кагыйдәләрен беләләр. Үзебезнең авылдашыбыз Илдар Зыяров ярдәме белән бастырылган “гарәп алфавиты” китапларыннан укыйбыз.

Авылның актив кешеләре  Гасыйм Хәбипов, өлкән яшьтәге Суфьян Нәгыймов һәм Камил Шәмсуаров, үз өсләренә зур җаваплылык алып, балаларның ялын оештыруны зур тырышлык белән башкарып чыкканнар. Балаларны мәчет янында урнашкан кафеда ашату да оештырылган.

– Биредә бик ошый, каникул саен әбиемнәргә кунакка кайтам, – ди Дамир Шәйхетдинов.–  Ә каникул вакытында мәчеткә дә киләм. Телефон һәм компьютер уеннары читтә торсын. Миңа бабайларнын матур итеп азан әйтүеләре, догалар укулары ошый.  Бигрәк тә Суфьян бабайнын үзе турында  кызыклы итеп сөйләве.

– Безгә гарәпчә укырга, язарга өйрәтүче Рүзилә апа бик сабыр, – ди Рәдилә Шәмсуарова. – Аңламаган әйберләрне кат-кат әйтеп күрсәтә. Кызыклы итеп сөйләгәч, дәрес сәгате үткәне дә сизелми кала. Рәхмәт аларга.

– Балалар күңеле чиста кәгазь кебек, ни язсаң, шул кала, – ди Камил Шәмсуаров.– Без, авыл өлкәннәре, үзебезнең кулдан һәм көчтән килгәнчә, үзебез белгән дини белемнәрне балаларга биреп, өйрәтеп калдырырга бурычлыбыз. Аллага шөкер, авыл өстендә азан тавышлары яңгырый. Мәчетебездә балалар сукмагы өзелми. Балачактан өйрәнгән догалар, вәгазьләр, балаларыбызны тормыш иткәндә туры юлдан илтер, хәвеф-хәтәрләрдән, имансыз бәндәләрдән саклап йөртер.

Оештыручылар сүзләренчә, балалар төрле викториналарда да катнашкан, урамда саф һавада уен сәгатьләре дә оештырылган, ярыш-эстафеталарда көч сынашканнар.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев