Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Исергәптә балалар тарихны белеп үсә

Исергәп авылының “Карлыгачкай” балалар бакчасында нәниләр өчен тарихи да, иҗади да уен сәгате үтте. Әлеге чара ТАССР ның 100 еллыгын һәм Баулы районының 90 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылды.

– Балалар бакчада булган чагында һәр сәгатьне файдалы итеп уздырырга тырышабыз, бигрәк тә тарихыбызны чагылдырган чаралар еш үтә, – ди балалар бакчасы тәрбияче Ләйлә Харунова. – Башта балалар белән районыбыз, үзебез яшәгән Исергәп авылы турында сорау-җавап форматында тарих битләрен барладык, аннары ишегалдына чыгып асфальтка акбур белән рәсем ясадык. Рәсемнәр ясалып беткәч, төркемебез белән җыелып, Алисә Садрыева, Эльнара Ногъманова һәм Риана Ибатова башкаруында туган ил, туган җир һәм туган авыл турындагы шигырьләр тыңладык. Ачык һавада үткәрелгән һәр чара балалар күңеленә хуш килә.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев