Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Исергәпләр хәтер кичәсенә җыелды

Исергәп авыл китапханәсендә “Чәчәкләр моңы” дип исемләнгән хәтер кичәсе үтте.Чара якташыбыз Фәнис Яруллин иҗатына багышланды.

Әдәби кичәгә авылның өлкән яшьтә булган иҗат сөючеләре, җирле “Ак калфак” лар килде. Алар Фәнис Яруллинның тормыш юлын искә төшерделәр, шигырьләрен сөйләделәр. Хәтер кичәсендә Фәнис Яруллин сүзләренә язылган җырлар да яңгырады. Аларны Исергәп авылы халкы яратып өлгергән үзешчән артистлар башкарды. Әдипнең һәр шигыре яңгыраган саен фикер алышулар да булды. Заманалар кайсы якка үзгәрсә дә, Фәнис Яруллинның шигыренә ияреп, исергәпләр, кеше булып калырга кирәк дигән фикерне алга сөрде.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Фото: Исергәп авыл китапханәсе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев