Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Исергәплеләр ярыша-ярыша уңышларга ирешә

Октябрь аеның икенче якшәмбесе, быел ул унөченә туры килә, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Табыннарыбызга килгән мул ризык, тәмле пешкән икмәк – барысы да фермада эшләүчеләр, савымчылар, механизаторларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе.

Әлеге язмабыз геройлары да яшь кенә булуларына карамастан, зур уңышларга ирешкән, авыл хуҗалыгында үз бәхетләрен тапкан, алга карап хезмәт куючы механизатор егетләр. Сүзебез “Бәкер” крестьян-фермерлык хуҗалыгында эшләүче Рәсим Хәбибуллин, Илназ Гыйльманов, Ринат Хөснетдинов һәм Рамил Әхмәтҗанов хакында булыр.

– Мин Хәнсевәрдә туып-үстем, шунда мәктәп тәмамладым. Тугызынчы сыйныфтан соң Баулы аграр колледжында укыдым. Техника арасында “кайнашырга” бик ошый миңа, – ди кечкенәдән үк техника белән кызыксынган Рәсим Хәбибуллин. – Башкалар велосипед, мотоцикл белән кызыксынса, минем хәтта беренче тапкыр утырган техникам да ДТ-75 тракторы булды. Шуңарда йөрергә дә, сүтеп-җыярга да өйрәндем.

Бүгенге көндә яшьләр мәктәпне тәмамлау белән шәһәргә чыгып китеп, шунда төпләнеп калуны кулай күрәләр. Мин Рәсимгә дә әлеге сорауны бирми кала алмадым.

– Дөрес әйтәсез, минем барлык классташларым да шәһәр җирен сайларга тырыштылар, ә мин авылны яратам, – ди тыйнак кына елмаеп. – Чөнки авыл җирендә дә шәһәрдәге кебек уңайлыклар тудырып, рәхәтләнеп яшәргә була. Эшемне яратам, аннан кәнәгатьлек хисләре алам. Эшем өчен яхшы хезмәт хакы түләнә. Гаиләмне бар яклап та тәэмин итеп тора алам, өйдәгеләр риза. Бу ир-ат өчен иң мөһиме. Кайда эшләсәң дә җаваплылык, тырышлык кирәк инде.

Авыл хуҗалыгы тармагында эшләгәч, төрле эшләрне үзләштерергә туры килгән. Яз көне чәчүдә, җәй көннәрендә печән ташуда, көз көнендә комбайнга утырып урып-җыюда көч куя ул.

– Быел урып-җыюда ирешкән уңышларым өчен “Кыр батыры – 2019” исеменә лаек булдым, – ди Рәсим. – Эшләргә, тырышырга, куйган максатларыңа ирешергә омтылырга кирәк. Соңгы берничә елда кырда эшләгән гектарлар мәйданына карап, район башлыгы Рамил Гатиятуллин да, килеп, үз кулы белән премияләр тапшырып китә. Бу безнең өчен зур стимул, без ярыша-ярыша эшләргә тырышабыз. Җитәкчебезгә дә рәхмәт. Ул безгә төрле яклап һәрвакыт ярдәм итәргә тырыша. Соңгы берничә елда безнең коллектив та яңарды, яшьләр күп килде. Эшләргә күңелле.

Алдынгы механизаторларның берсе Илназ Гыйльманов. Ул тәпи баскач та, әтисе Ришатка ияреп, техника арасында йөреп үскән. Нинди гена авыл хуҗалыгы техникасына утырса да рәхәтләнеп эшли, бер генә авыр эштән дә куркып тормый.

– Исергәп урта мәктәбен тәмамлагач, мин сайланып тормадым. Ике дә уйламыйча, авыл хуҗалыгы юнәлеше буенча китәргә кирәклеген аңладым, – ди Илназ Гыйльманов. – Балачак дустым Рәсим белән Баулының аграр колледжына бер төркемгә укырга кердек. Ярыша-ярыша укыдык. Практика узганда ук ДТ тракторларында узышып эшләргә гадәтләнеп киттек без. Эшкә дә бергә килдек. Бүгенге көндә дә шулай ярышып эшлибез. Хәзер комбайннар белән ярышабыз. Кем өчендер бәлки көлке дә тоелыр, әмма дөресе шул. Тормыш, хезмәт, уңышка ирешү – ул ярыш. 2016 елны районда чәчү буенча беренчелекне бирмәдем, 2017 елда республика буенча җиңү яуладым. Казанга барып бүләкләр алып кайттым. Минем өчен дәрәҗә, тагын да тырышыбрак эшлисе килү теләге барлыкка килде. Әйтсәм әйтим инде, быел алдынгылыкка дустым Рәсим чыкты, миңа җиңелергә туры килде (көлә). Шулай да мин аның өчен шатмын.

Илназ сүзләренчә, авыл җирендә яшәве барыбер күңеллерәк. Кайдадыр үзеңә таныш булмаган эшләр башкарып гомереңне уздырганчы, белгән эшеңне эшләп, кешеләргә файда китереп, җир эше белән шөгыльләнеп яшәвең күпкә отышлырак, ди яшь механизатор.

Берничә ел элек кенә яшь механизаторлар сафын тулыландырган Исергәп егете Ринат Хөснетдинов та аграр көллиятне тәмамлаган. Баулының берничә оешмасында эшләп караган егет, авыл хуҗалыгында үзен сынап карамакчы була. Һәм ялгышмый. Укуны тәмамлау белән бирегә кайтасым калган, ди ул.

– Яз көне кырларга ашлама чыгарам, аннан тырмага, җәй көне печән әзерләү белән ялганып китә, – ди ул. – Авыл хуҗалыгында эш авыр. Мин кечкенәдән үк комбайн-трактор, тырма һәм чәчкечләр арасында үскән малай, чөнки минем әтием дә гомер буе комбайнда эшләде.

– Мин кечкенәдән үк тракторда эшләргә хыяллана идем, гомумән, малай кешеләр кечкенәдән барысы да машиналы эштә эшләргә кызыга, машина белән уйный бит. Тик күпләрнең үсә-үсә фикерләре үзгәрә, ә мин хыялымны тормышка ашырдым дип уйлыйм, – дип сөйләшүне дәвам итте Рамил Әхмәтҗанов. – Өйдә дә маллар тотып, рәхәтләнеп яшибез. Тырышсаң, тормыш мул була. Җитәкчебез Марат Әнәсовичка рәхмәт, вакытында хезмәт хакы алабыз, салам, печән, фураж һәм башкасын биреп тора.

Егетләрнең һәрберсеннән дә, сез якынча күпме хезмә хакы аласыз дип кат-кат сорадым, тик аларның берсе дә сорауга җавап бирмәделәр. Шулай да андый хезмәт хакы түләүчеләр сирәк ул дип җавап бирделәр.

Хуҗалык җитәкчесе урынбасары Алексей Алатырев сүзләренчә, соңгы елларда хуҗалыкта эшләүче коллективның яртысын диярлек яшьләр алыштырган. Алар барысы да авылда төпләнеп яшәүчеләр. Бу бик сөенчле хәл. Хезмәт хакы яхшы булгач, озак еллар оешмаларда эшләп йөрүче ир-егетләр дә алар сафын тулыландырган икән. Димәк, киләчәктә авылларыбыз гөрләп яшәр, ярыша-ярыша эшләгән егетләребез барында авыл хуҗалыгы чәчәк атар.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев