Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Исергәп мәчетендә балаларның ялы кызыклы үтә

Мәктәптә укучы балаларның җәйге яллары файдалы һәм күңелле үтсен өчен авыл җирлеге мәчетләре дә зур тырышлык куя. Шундый ял итү чарасы Исергәп авылы мәчетендә дә үткәрелә.

 Мәктәп укучыларының мәчеттә үткәрелгән һәр көнен, һәр сәгатен файдалы итеп үткәрергә тырышалар.

– Балалар өчен алдан ук кызыклы программалар әзерләп куйдык, – дип сөйләде Сәлия Мәҗитова. – Аларга яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, динебез, әдәп-әхлак кагыйдәләре, ашау әдәбе, туганлык мөнәсәбәтләре, телебезгә мәхәббәт, әти-әнигә хөрмәт турында вәгазьләр, тәрбия сәгатьләре үткәрәбез. Шулай ук туган телебезгә булган мәхәббәтне үстерү максатыннан булган чараларны шагыйрьләр, язучылар белән бәйләп алып барабыз. Балаларга бигрәк тә викторина, хәрәкәтле уеннарны яраталар. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, бирегә килгән балалар белән без чиста татар телендә генә сөйләшергә һәм сөйләштерергә тырышабыз.

– Балалар – безнең киләчәк. Без аларга динебез хикмәтләрен, телебезнең кадерен аңлатып калдырырга бурычлыбыз, – ди авыл имамы Камил хәзрәт Шәмсуаров. – Әлеге юнәлештә эшне оештырырга ярдәм иткән мәчет картларына, абыстайларыбызга зур рәхмәт. Бу бит бер генә кеше башкара торган эш түгел. Аеруча, дин кагыйдәләрен, коръән уку тәртипләрен, гарәп теле нигезләрен балаларга өйрәткән Венера абыстай Вәлиәхмәтовага, Сәлия абыстай Мәҗитова зур рәхмәт. Алар бу эшне җиренә җиткереп башкарып йөриләр. Киләчәктә дә дәвамлы булсын иде.

Оештыручылар сүзләренчә, мәчеткә ял сәгатьләре үткәрергә килгән балалар кайнар төшке аш белән дә тәэмин ителә. Мәдәният йорты, авыл китапханәсе хезмәткәрләре үткәргән кызыклы чаралар балаларның ялын тагын да мавыктыргычрак итә.

Индира Сәйфуллина

Фото: С.Мәҗитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев