Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Исергәп чишмәсе төзекләндерелә

Исергәп авылында Тау чишмәсен төзекләндерү буенча зур өмә оештырылды. Әлеге изге эштә бюджет оешмалары – балалар бакчасы, мәктәп, клуб, китапханә хезмәткәрләре, мәчет картлары һәм “Ак калфак” җирле хатын-кызлар оешмасы, эшче яшьләр теләп катнашты. Чишмә янын төзекләндерү, ял итү, балалар өчен уен мәйданчыгы ясауны нефтьчеләр үз җаваплылыгына алган.

Исергәп авылындагы Тау чишмәсе, ничәмә-ничә гасырлар буе агып, бик күп буын әлеге чишмәнең салкын һәм шифалы суын эчеп үскән. Моңа кадәр дә авыл халкы, кечкенә өмәләр ясап, чишмә тирәсен чистартып, тәртипкә китереп торган. Бүгенге көндә нефтьчеләрнең зур ярдәмен тоеп, халык бердәм көч белән зур өмәгә җыелган.

“Чишмәләрне төзекләндерү” программасы буенча “Татанефть” оешмасы районда зур эшләр башкара, – дип аңлатты “Татнефть-АЗС Центр” начальнигы Линар Рәхимов эшләп йөргән җиреннән туктамыйча гына. – Безнең оешмадан унбишләп кеше килде. Бүген генә ял итү зонасына зур булмаган беседка куйдык. Чәчәкләр утыртыласы зонага кара туфрак җәйдек һәм балалар уйнар өчен мәйданчык ясадык. Әле эш күп, шулай да сентябрь урталарында эшне тәмамларбыз дип уйлыйм.”

Чишмә янында халык шау-шуы, вак агачларны кискән тавышлар ишетелеп тора. Кая карама эш коралы тоткан кешеләр мәш килә.

“Бик сөенечле, көтеп алган өмә бу, – дип сөйләде безгә Исергәп авылы “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Рүзилә Әбүзарова. –Безгә бу чишмәләр аеруча кадерле. Без – кечкенәдән шул чишмәләрнең суын эчеп, күлендә коенып үскән буын. Чишмә янын матурлап куйсак, авылыбызның бер горурлыгы булыр иде. Киләчәктә туйлар узган вакытта яшь киленнәребезгә чишмә юлларын күрсәтү йоласын да яңартып башкарыр иде авылыбыз халкы. Без мондый өмәләргә бик теләп, сөенеп катнашабыз”.

“Бик изге эшкә җыелган бүген авылыбыз халкы, – дип, сөенече белән бүлеште Миннегасыйм хәзрәт Хәбипов. – Чишмәләрне яңарту, булганнарын саклау – безнең бурыч”.

“Авылыбызның иң борынгы, олы чишмәләренең берсе бу – Тау чишмәсе, аны “Кыйбла” чишмәсе дип тә йөртәләр. Суы аеруча салкын, тәмле һәм шифалы, – дип аңлатты өмәгә килгән Камил хәзрәт Шәмсуаров. – Бу чишмә халык телендә шифалы чишмә буларак та танылган. Әбиләребез һәм әниләребез таң белән бу чишмәнең суын алып калырга тырышканнар. Ул төрле авыруларга шифа буларак та кулланылган. Ашказаны авыру кешеләргә, балалар коендырырга, күз тиюдән һәм башка шундый үзлекләргә ия икәнлеге турында ышану яши. Әлеге сүзләрне дәлилләп, аның төрле минералларга бай булган мәгълүмат язылган элмә такта да тиздән булыр дип ышанабыз. Бүгенге өмәгә чыккан барлык кешеләргә рәхмәт, бик зур эш башкарабыз бүгенге көндә”.

Чишмәдән кечкенә күпер аша гына чыгып, авыл күле янына чыгасың. Бүгенге көндә аның тирәсен дә төзекләндерү эше башланган.

Индира Сәйфуллина

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев