Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районы Исергәп авылы юбилярын котладылар

Исергәп авылында гомер итүче тыл һәм хезмәт ветераны Миңнезифа Мәҗитова бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны зур бәйрәме белән котларга Баулы муниципаль район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин һәм Исергәп авыл җирлеге башлыгы Айдар Әгълиуллин өенә бардылар.

Кунаклар килгәндә, Миңнезифа апа кызы һәм килене белән бергә серләшә-сөйләшә зур табын әзерләп йөри иде. Аның аш-суга оста, һәр эшкә җитез булганлыгы күренеп тора. Ишектән кергән һәр кешене, ачык йөз белән, кочак җәеп каршы алды ул. Аның өлешенә авыр сугыш еллары, колхоздагы кырык еллык тырыш хезмәт тиюгә карамастан, ул бүгенге көндә үз аякларында йөреп, үзенә кирәкле эшләрне үзе башкара алуына сөенечен яшермәде.

– Шөкер итеп яшим. Күп күрдек инде, – диде ул.– Әти сугышка киткәндә, без алты бала ятим калдык. 1941 нче елның декабрендә “кара хат”- әтинең үлде хәбәре килде. Шуннан соң безнең өйдә сөенеч дигән әйбер булмады да. Бөтен эшләргә йөрдем, хәтта соңрак дүрт смена урман кисүгә дә йөрдем. Чөнки апайларымны яшәтәсем килде. Ә урман кисү эшендә ипи бирәләр иде. Юк, ачлыкны җиңеп булмады. Дүрт апаем үлде. Тимер юл салуга да алып китеп эшләтүләр бар иде. Ир-атлар әз. Бөтен эш безнең җилкәдә булды. Бер арттырмыйча әйтәм, Бәләбәй – Приютово – Ярмәкәй аша узган юлларда минем маңгай тире дә шактый тамды. Соңрак колхозга бозаулар карарга кердем, берничә ел атлар да карадым. Безнең “Урал” колхозы миллионер колхозлардан санала иде бит. Ә эшләмәсәң булмый. Гомер эшләп үтте инде.

Балачагы авырлык белән үткән Миңнезифа апа бар көчен, бар булган мәхәббәтен балаларына бирергә тырыша. Тормыш иптәше Фәрдетдин белән алар бер ул, бер кыз бала үстергәннәр. Бүгенге көндә балалары һәм оныклары хөрмәтендә яши ул.

– Хезмәт тәмен белгән әти белән әни без – балаларын да эш белән үстерделәр, – ди юбилярның кызы Сиринә Ногманова. –  Бүгенге көндә әниебез барга сөенеп яшибез. Аз гына вакыт булса да, көн саен аның янына ашыгабыз. Бүгенге көндә өлкән яшьтә булса да, ул – безнең киңәшчебез. Тагын озак еллар шулай әниле булып яшәсәк иде әле. Балаларга, оныкларга да күңелле. Алар бит әбигә генә түгел, ә карт әбигә кунакка киләләр. Ә андый бәхет сирәк кешеләргә эләгә.

Юбилее уңаеннан кунакка килгән җитәкчеләр Миңнезифа Мәҗитовага ил башлыгының котлау открыткасын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

Индира СӘЙФУЛЛИНА фотосурәтләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ