Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Исергәптә окоп шәмнәре ясадылар

Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында булганнарга төрлечә ярдәм оештырылып тора. Кием-салым, ашамлыклар, көнкүреш кирәк-яракларын баулылар да һәрдаим әзерлиләр. Шушы көннәрдә Исергәп авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре тырышлыгы һәм җирле “Ак калфак” ханымнары ярдәме белән кырыктан артык окоп шәмнәре ясадылар.

Ясалуда гади генә булган окоп шәмнәре бүгенге көндә хәрби операция зонасында булучылар өчен зур ярдәм. Кыр һәм хәрби шартларда яшәүчеләргә окоп шәмнәре күп функция үти.
– Һәр кеше үзебезнең сугышчыларга ярдәм кулы суза ала. Мондый шәмнәр хәрбиләргә бик кирәклеген аңлыйбыз, – дип сөйләде гомере буе медицина өлкәсендә эшләгән Гөлфия Сәлимова. – Мондый шәмнәрне ясау теләге күптән бар иде. Махсус хәрби операция зонасында авылыбыз егетләре дә катнаша. Үземнең өлешемне дә кертәсем килде. Шәм ясау – авыр эш түгел. Солдатларыбыз исән-сау кайтсыннар гына.
– Шәмнәр ясыйбыз дигәч, без авыл “Ак калфак”лары сөенеп, әлеге фикерне хупладык. Тиз арада җыелдык, – дип сөйләде Сиринә Гыйльфанова. – Без Тукай урамында яшәүчеләр биш-алты кеше җыелып бардык. Клуб кызлары банкалар, картон һәм парафин да әзерләп куйганнар иде. Андый банкаларны һәрберебез куллана, җыеп барырга кирәк дип уйладым. Парафин алу бераз кыйммәткә чыга икән. Шуңа күрә без яңадан тагын парафин алырга диеп бераз булса да акчалар калдырдык. Мондый шәмнәр чынлап та хәрбиләргә бик кирәк. Парафин тагын алсалар, без тагын дәррәү барып ясап кайтыр идек. Шәхсән миңа шундый күмәк эшләр ошый. Рәхәтләнеп сөйләшә-сөйләшә эшлибез, вакыт узганы да сизелми.
Шәм ясаучылар сүләренчә, парафин алырга ярдәм итүчеләр булса, алар тагын әлеге изге һәм кирәкле эшләрен дәвам итәрләр иде. 

Фото: Исергәп мәдәният йорты
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев