Исергәптә яшәүче ветеранны юбилее белән котладылар
Бүген үзенең якыннары кочагында Могыйн Хәлилов 90 яшен бәйрәм итте. Күпне күргән, күпне кичергән ветеран үзенең тормыш юлын горурланып та, күз яшьләре аша да исенә төшерде.
Могыйн Хәлил улы 1933 елның 1 нояберендә Исергәп авылында Хәлил белән Өммегөлсем гаиләсендә дөньяга килә. Исергәп мәктәбенә йөреп җиде класс белем ала.
– Мәктәпне бетергәч, шофер, комбайнчы һөнәрләрен үзләштердем. Аннан соң “Урал” колхозында плугарь булып эшләдем, келәттә ындырда икмәк киптердек, үлән оны ясауды ярдәм иттем. 1954 елда Совет Армиясе сафларына хезмәт итәргә алындым. Закарпатьеда присяга кабул итеп, Австриядә хезмәт иттем. Соңыннан 1957 елгы Венгриядәге чуалышларда танкист буларак катнашырга туры килде.
– Әтиебезне чын күңелдән 90 яше белән котлыйбыз. Бүген иртәннән бирле туган йортыбызның ишеге ябылып тормый, туганнар-дуслары килә әтинең, – дип сөйләде төпчек кызлары Ләйсән. – Әтигә мең рәхмәтлебез, барыбызны да бердәй ярата, өлкән яшьтә булуына карамастан, безне барыбызны һаман кайгыртып тора ул. Аның белән горурланабыз. Сабыр, күпне күргән кеше ул.
Могыйн Хәлиловның балачагы ачлык, юклык елларына туры килгән. Бу хакта аның бертуган сеңлесе сөйләде.
Юбилярга булган балалар һәм оныкларының теләкләре, тулырак тормыш юлы хакында “Хезмәткә дан” газетасы битләреннән укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев