Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Исергәптә яшәүче Сәгъдүнә Җәләлетдинова: “Быел язгы ташу булмый”

Баулы районында җиде авыл җирлеге, шул исәптән Исергәп авылы да язгы су басулардан зыян күрергә мөмкин. Быел зур сулар көтелмәсә дә, авыл халкы күптән саклану чараларын күргән. Исергәптә су басу зонасында якынча 90 йорт, анда 122 кеше яши.

Казан урамында яшәүче 91 яшьлек Сәгъдүнә Җәләлетдинова зур ташулар вакытына әзерлекне алдан ук башлый. Быел да өй базындагы бәрәңгесен, кирәк-ярак һәм банкалы запасларын чыгарып куйган. Өендәге ике бүлмәсе идәне астына да кар сулары кергән.

– Базга ел саен су керә инде, анысына өйрәндем, – ди  Сәгъдүнә апа. – Быел андый зур ташулар булмас дип уйлыйм. Кар эреп бетте диярлек, көчле яңгырлар булмаса.

Су басу чорына ветеранга кирәкле ярдәмне ел саен тәкъдим итәләр, тик ул өеннән бер кая да китәргә теләми.

– Рәхмәт, авыл җирлеге башлыгына да, ел саен ярдәм кирәкмиме дип тора. Килеп хәлемне белеп торалар. Быел да ташу вакытына күчеп торырга тәкъдим иттеләр. Юк. Минем беркая да барасым килми, кул куеп, өемдә калдым, – ди ветеран. – Әле ташулар элеккеге кебек ургылып акмый инде.

Сәгъдүнә апа ашарлык һәм чәчәрлек бәрәңгесен сарайга чыгарып куярга мәҗбүр. Башка урында саклап булмый. Көннәр салкынайтып җибәрмәсә, аның бәрәңгесе өшеп, туңмас дип өметләнә. Аның ишегалдында инде йөрерлек, бакчасында әле су ята. Инеш буйлап зур су килгән очракны уйлап, ул йорт каршындагы кечкенә дамбаны да алдан ук чистартып куя. Суга каршылык булып, буылып кына калмасын. Югыйсә, ишегалдына кабат су тулачак.

Авылны икегә ярып агучы Томбарлы елгасы быел ташымаган. Ярларыннан күренгәнчә, шулай да бераз күтәрелгән булган, әмма кире үз ярларына төшкән. Башка елларда су басу зонасында кала торган йортлар һәм бакчалар да быел судан зыян күрмәгән.

Авыл җирлеге хәбәр иткәнчә, елдагыча су басу куркынчы булган һәр йортка йөреп кирәкле телефон номерлары язылган белешмәлекләр таратылган, су агу юллары, торбалар, Томбарлы елгасы буйлары эре чүп-чардан чистартылган.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев