Исергәпнең тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшырылды
Бөек Җиңүгә 80 ел, Ватанны саклаучылар елы уңаеннан быел бик күп чаралар старт алды. Шул уңайдан шәһәрдә һәм районның авыл җирлекләрендә дә истәлекле даталарга багышланган бәйрәмнәр, очрашулар тынып тормый.
Исергәп авылында гомер итүче Бибигөл Батраева, Әлфия Габдуллина, Сәгъдүнә Җәләлетдинова, Миннезифа Мәҗитовага “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел” юбилей медальләренә лаек булдылар. Әлеге ветераннар сугыш һәм аннан соңгы елларда да намус белән колхоз, совхозларда ил муллыгы өчен хезмәт иткәннәр.
Авыл җирлеге башлыгы Айдар Әһлиуллин һәм җирле “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Рүзилә Әбүзарова ветераннарның һәрберсенең өенә барып тәбрик иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев