Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Исергәп авылы ветеранын котладылар

Баулы районында яшәүче ветераннарны юбилейлары уңаеннан өйләренә барып тәбрик итү традициясе дәвам итә. Исергәп авылында яшәүче Сәгъдүнә апа Җәлалетдинованы да 90 яше белән район җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыгы, якыннары котлады.

Ветеранны тәбрикләргә җирле "Ак калфак" татар хатын-кызлары  һәм мәчет өлкәннәренең дә килүе бәйрәмгә тагын да нур өстәде. 
- Рәхмәт, барыгыз да зурлап килгән. Мине онытмаганыгыз өчен, хөрмәтегез үзегезгә мең изгелек белән кире әйләнеп кайтсын.
Сәгъдүнә апа гомере буе "Урал" колхозында терлекчелектә эшләгән. Үзен котларга килүчеләргә дә ул хезмәт юлы хакында кыскача сөйләде.
- Тик үткән ул үткәндә калган. Бүгенге тормыш матур, - ди ветеран. - Һәр көннең кадерен белеп яшәрлек.
Сәгъдүнә апа өлкән яшьтә булуына карамастан, бакча тутырып яшелчә-җимеш үстерә. Якыннарын, авылдашларын сыйлый. Ул тырышлык, сабырлык, пөхтәлек кебек сыйфатлары белән дә бик күпләргә үрнәк.
Ветеранны тәбрик итеп, район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин ил башлыгының котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #баулы