Яңа Уренгой фестивалендә Баулы турында сөйләделәр
Яңа Уренгойда «Күпмилләтле нур» милли мәдәниятләр фестивале булды. Анда төрле милләт вәкилләре: руслар, татарлар, башкортлар, казахлар, грузиннар, калмыклар, чувашлар, ненецлар һәм башкалар катнашты. Әлеге чарадан Баулыда туып-үскән татар кызлары да читтә калмады.
Исергәп авылында туып-үскән Раушания Вәлитова, бертуган Гөлзирәк һәм Гөлназ Гыйззәтуллиналарның Яңа Уренгойга күчеп китүләренә дә дистә елдан артык. Татар кешесе кайда гына яшәсә дә, миллилеген югалтмаска тырыша дигән сүзләр, нәкъ менә аларга туры килә.
– Без шәһәрдәге «Дуслык» дигән татар төркеменә кушылдык һәм ул оештырган бөтен чараларда да катнашырга тырышабыз. Әлеге төркем читтә гомер итүче татар халкына ярдәм итү, милли бәйрәмнәр үткәрү, телне өйрәнү, мохтаҗларга ярдәм итү, үзара ярдәмләшү, балалар бәйрәмнәрен оештыру максатында оештырылган, – дип сөйләде Гөлзирәк. – Әлеге «Күпмилләтле нур» фестивалендә төрле халыкларның тормыш-көнкүреш элементлары тәкъдим ителде, бәйрәм кунакларына милли ризыклардан авыз итү мөмкинлеге булдырылды. Тамашачылар өчен чарада катнашучылар зур концерт оештырдык.
Фестиваль барышында кызлар кунакларга татар милләтенең асыл якларын гына түгел, ә Татарстан һәм Баулы районы турында да күп мәгълүмат җиткергәннәр.
Бу хакта тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев