Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Фитыр сәдакалары мәчет аша мохтаҗларга иреште

Ураза гаете көнендә Баулы районы мөхтәсибәте мохтаҗларга бәйрәм бүләге ясады. Мәчеттә җыелган фитыр сәдакалары акчасына өлкәннәр өчен җитмеш биш, балалар өчен утызга якын күчтәнәч пакетлары әзерләнгән.

Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов сүзләренчә, бер күчтәнәч пакеты 400 сум тирәсе булган. Анда  дүрт төрле ярма, берәр кап чәй, шикәр, көнбагыш мае, йөзем һәм финик җимешләре салганнар. Күчтәнәчләр социаль яклау хезмәте аша алынган мәгълүмат белән мохтаҗ булган райондашларга, куп балалы гаиләләргә бирелгән, инвалидлар җәмгыяте аша да таратылган. Вакытлыча “Гаилә” приютында тәрбияләнүче балаларга өләшкән пакетларда ярмалар урынына шоколад һәм кәнфитләр булган.

Фото: Баулы мөхтәсибәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев