Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

“Дуслык” бию төркеме дуслыкта иҗат итә

Районның һәр бәйрәм чарасын үзләренең матур чыгышлары белән бизәгән “Дуслык” бию төркемен белмәгән кеше сирәктер. Унөч биюче кыздан торган төркем төрле халыклар биюләрен бик оста башкарып тамашачы күңелен яулады. Бию төркеме белән без аларның кичке репетиция барышында аралаштык. Бүгенге көндә аны район мәдәният йортының методик бүлек мөдире Нурия Ризванова җитәкли.

“Дуслык” бию төркеме иң беренче Кызылъяр мәдәният йорты базасында 2015 нче елда оешкан. Соңрак биюче төркем яңа состав белән Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты каршында эшли башлый. Ә тарихка күз салсак, аның оешу вакыты моннан дистә еллар элек барлыкка килгән.

– Мин 1988 елда Алабуга мәдәният училищесының бию бүлеген тәмамладым. Миңа Мамадыш, Азнакай районнарын сайлау мөмкинлеге бар иде.  Мин Баулыны сайладым, – дип сөйләде безгә Нурия Ризванова. – 1989 нчы елда район мәдәният йортына балетмейстер вазыйфасына билгеләделәр. Ул вакытта “Баулынефть” идарәсенә караган өлкәннәр, эшче яшьләр һәм балалардан торган өч бию төркеме бар иде. Мин эшкә килгән вакытта ук эшче яшьләрнең “Дуслык” бию төркеме бар иде. Аны ул вакытта Рушания Мохтарова җитәкли иде. Ул сәнгать җитәкчесе вазыйфасына күчеп, төркемне миңа тапшырып калдырды.

Нурия Ризванова сөйләвенчә, бию төркеме Башкортстан, Оренбург өлкәләренә концертлар белән еш барган. Районда узган һәр бәйрәм чарасында да тамашачы аларның чыгышын көтеп алган. Бию төркемен җитәкләүдән тыш, Нурия Җәүдәт кызы Флера Шәрипова җитәкләгән театр коллективының алыштыргысыз артисты, “Зифа каен” һәм “Карусель” вокаль ансамбле солисты һәм шул ук вакытта башкорт, татар, украин, мари, молдован биюләрен ялгыз башкара. Ел саен уздырылучы үзешчән сәнгать смотрларында аның хезмәте алыштыргысыз була.

– Беренче зур чыгышыбыз 1996 нчы елда Санкт- Петербургта булды, – ди ул. – Анда Халыкара фестивальдә Татарстан республикасы данын якладык. Ул вакытта төркемнең төп өлеше эшче нефтьче яшьләрдән тора иде. Без Волхов, Кранштат шәһәрләрендә чыгышлар ясадык.

Бүгенге көндә “Дуслык” бию төркеме ничек яши? Кайларда чыгыш ясый һәм нинди уңышлары бар? Төркем җитәкчесе Нурия Ризванованың Совет һәм Россия эстрада җырчысы Эдита Пьеха белән бер сәхнәдә чыгыш ясавы, дәрәҗәләргә ирешүе, унбиш ел сәхнәдән китеп торып, яңадан иҗатка кайтуы турында тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләреннән укырга мөмкин булачак.

Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ